Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы гимнастика залы Әлмәттә

Кикбоксинг буенча Европа беренчелеге, пауэрлифтинг буенча дөнья һәм шулай ук Европа чемпионнары, милли көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчеләре... Хөкүмәт рәисе урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховны Әлмәт физик культура көллиятендә шундый титуллы студентлар каршы алды.

Башкала кунагының бирегә моңарчы аяныч хәлдә булган һәм быел исә төзекләндерелгән гимнастика залын күрергә сугылуы иде.

- Республикадагы иң яхшы гимнастика залы кайда дип уйлыйсыз? - дип сорады көллият директоры Илдус Гайфуллин һәм, соклануын яшермичә, үзе үк: - Казаннан кала, безнең зал икенче урында тора, - дип җавап бирде.

Гимнастика залы чыннан да танымаслык булып үзгәргән: каркасы һәм нигезе ныгытылган, черегән идән-тәрәзәләр алыштырылган, җылылык һәм яктылык системалары яңартылган. Бигрәк тә студентларны куандырганы - ничә дистә еллар дәвамында спортчылар, физкультура укытучылары әзерләүгә хезмәт иткән җиһазлар заманча инвентарьларга (борыслар, батут, гимнастика басмасы (помост), өрелмәле акробатика юлы) алыштырылган.

- Чыгарылыш студентлар ассоциациясе әгъзалары да шулай ук 1 млн сумга якын акча белән ярдәм итте. Әлеге финансларга җиңел атлетика залында (ул шәһәрдә бердәнбер) төзекләндерү эшләре башларга ниятлибез, - дип министрга киләчәккә планнары турында да искәртте җитәкче. - Гимнастика залын яңартырга беренче адымын ясаган нефтьчеләр бу юлы да игътибарсыз калдырмас.

Үзгәрешләр белән танышканнан соң Энгель Фәттахов та объектның заманча төс алуын, башкаланыкылардан бер дә калышмавын һәм югары квалификацияле белгечләр, спортчылар әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек ачылуын билгеләп үтте.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса