Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң яхшы дуэтлар билгеле

Нәкъ 10 ел элек шәһәребезнең беренче телевидениесе - "Луч" телекомпаниясе Әлмәтнең ял һәм мәдәният паркында үзенең күпсанлы тамашачылары өчен тәүге бәйрәмен оештырган иде.

Телевизор экраннарына турыдан-туры трансляцияләнгән әлеге чараның коеп яуган яңгыр астында узганы, сигнал бирүдә хилафлыклар килеп чыккач та, әлмәтлеләрнең җылы өйләрен ташлап парк сәхнәсе каршына йөгергәннәре һаман да истә әле...

Әлмәт тарихында беренче булган "нурлылар"-ның гомер юлында да я яңгыр, я кар яуды, ләкин җил-давылларны басып кояш чыгарга онытмады. Телеканалның даими тамашачылары белә булыр - әлеге массакүләм мәгълүмат чарасы коллективы бервакытта да икътисади кризисларга бирешмәде, яңадан-яңа проектлар уйлап чыгарып алга баруын белде! Көн кадагындагы мөһим мәсьәләләрне күтәреп, мәгълүмати, тәрбияви һәм мәдәни функцияләрен җиренә җиткереп үтәде һәм бу юнәлештә эшен әле дә дәвам итә.
Үзенең чираттагы - 24 нче туган көненә "Луч" коллективы алдан әзерләнде. Быел ул үз тамашачыларына "Иң яхшы дуэт" ("ЛУЧший дуэт") бәйгесен игълан итте. Өр-яңа җырлардан торган проектта шәһәребезнең танылган ар- тистлары эстрада сәхнәсендә тәүге адымнарын ясаган башкаручылар - кечкенә әлмәтлеләр белән бергә катнашты. Дуэтларны сайлап алу туры телекомпания кысаларында узды, жюри әгъзалары башкаручыларны күрми генә сайлаган җырлар "Луч"ның рәсми сайтында урын алып, онлайн режимда тавыш җыйды. Соңрак иң-иң дип саналган 13 җырга клиплар төшерелеп, алар берникадәр вакыт "Луч" каналының күрке булды. Бу вакытта СМС-хәбәр рәвешендә тавыш бирү барды. Лидерлар арасында тагын 3 пар җиңүчене кабат жюри әгъзалары сайлап алды. Нәтиҗәдә сәхнә түрендә һәр этапның җиңүчеләре җыелды.
Онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә тамашачылар үз тавышларын Алина Колпакова һәм Яна Скворцовага бирделәр. СМС-хәбәр этабында беренчелекне ике Алинә - Хәйбриева һәм Шәмсина яулады. Жюри әгъзалары өченче урынны әниле-кызлы Миңсылу һәм Ленара Мияссәроваларга, икенче урынны - Андрей Денисов һәм Адель Минхановларга бирде. Абсолют җиңүче дип Людмила Шатунова һәм Эмилия Аделшина танылды.
Бер сүз белән әйткәндә, һәрвакыттагыча, "Луч" сынатмады: җиңүчеләргә - чәчәкләр һәм алкышлар, тамашачыларга - кабатланмас җырлар һәм бәйрәм мохиты бүләк итте.
Бүләк димәктән, монысы бәйрәмнең башы гына булган икән. Алга таба тамашачыларны бәйрәмнең махсус кунагы - Фәридә Фәйзуллина һәм Яр Чаллы шәһәре эстрада йолдызлары концерты, яшьләр өчен дискотека, фаер-шоу һәм бәйрәм салюты көтә иде.
Рәдифә НОГМАНОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса