“Иң яхшы бизнес-проект” бәйгесе җиңүчесе - Азат Габдрәшитов
Әлмәттә "Иң яхшы бизнес-проект" бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды.
Әлеге бәйге район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән булдырыла һәм ел саен уздырылып килә. Анда шәһәребезнең махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Быелгысында жюри әгъзалары 24 бизнес-проект караган. Нәтиҗәдә "Макулатура эшкәртү линиясе" темасына якланган проект белән "Икътисад, идарә һәм хокук институты"ның Әлмәт филиалы студенты Азат Габдрәшитов беренче, Әлмәт медицина көллияте студенты Ирина Фәрдиева икенче, КНИТУ-КАИ студенты Ирина Родионова өченче урынга лаек дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа