Әлмәт таңнары

“Иң сөйкемле пар” бәйгесенең беренче катнашучылары

"Әлмәт таңнары" газетасы яңа бәйге игълан итүен хәбәр иткән идек инде. 14 февраль - Изге Вәли көне уңаеннан Әлмәтнең иң сөйкемле парын эзләргә булдык. Безнең беренче катнашучыларны сезгә дә тәкъдим итәбез: Ләйсән Һәм Дмитрий Долговлар.

Исегезгә төшерәбез: бәйгедә катнашу өчен парлашып төшкән фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерын да юлларга кирәк. Фотоларны 24 гыйнвардан кабул итә башлыйбыз. Аларныatannary@yandex.ru электрон адресына "Иң сөйкемле пар" бәйгесенә дип җибәрергә кирәк. Тавыш бирү 30 гыйнвардан алып 20 февральгә кадәр барачак. Җиңүчене 20 февральдә игълан итәчәкбез.

Фотолар www.almet-rt.ru сайтында урнаштырылачак, тавыш бирү дә биредә узачак.Иң күп тавыш җыйган пар җиңүче дип табыла һәм аларга романтик бүләк тапшырылачак. Әлеге пар турында "Әлмәт таңнары" сайтына да язып чыгачакбыз. Димәк, сез безнең конкурста катнашып үзегезне дә таныта алачаксыз. Фотоларны безгә юлларга ашыгыгыз!

"Иң сөйкемле пар" бәйгесе "Әлмәт таңнары" газетасы һәм аlmet-rt.ru сайтын тагы да таныту максатыннан оештырыла. Бүләкләү фонды спонсорлар һәм бәйгене оештыручылар хисабына булдырыла.

Бәйге турында барлык мәгълүмат ВКонтакте социаль челтәрендә "Әлмәт таңнары" төркеменә эленәчәк. Бәйгедә катнашучыларны төркемдә теркәлергә чакырабыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: