Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң оста Коръән укучылар Әлмәттә

Чаллыда балалар арасында быел 19 нчы мәртәбә уздырылган Коръән уку бәйгесендә җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә шактый.

Шәһәрнең "Ак мәчет"ендә үткәрелә торган әлеге чарада Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре белән укый белүче (ләкин көндезге мәдрәсәләргә йөрмәгән) һәм шәһәр бәйгеләрендә җиңгән 15 яшькә кадәрге малайлар, кызлар катнашты. Конкурс малайлар һәм кызлар арасында аерым һәм 4 яшь төркемендә уздырылды. Җиңүчеләр исемлегенә Әлмәттән 7 яшькә кадәрге төркемдә Раян Хуҗин һәм Газизә Минсабирова - 1, Әмирә Хөснуллина - 2, Йосыф Ханнанов 3 урын яулады. 10 яшькә кадәрге төркемдә Наҗия Мөфлюхунова 3 урынга лаек дип табылды. 13 яшьлекләр арасында Габдулла Аүхәдиев һәм Асия Мөфлюхунова - 1, Алия Хәсәншина 2 урынга чыкты. 15 яшькәчә үсмерләр арасында Әминә Фәхретдинова 3 урынны яулады.

Чаллы имам-мөхтәсибе Әлмәт укучылары ел саен җиңүчеләр санын арттыра һәм елдан-ел көчлерәк конкурсантлар килә шуңа күрә җиңү катлаулана бар идп ассызыклады. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм дини әдәбият бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса