Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң мөһиме - тынычлык

5 май көнне "Система Сервис" идарәче компаниясе җитәкчелеге Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан үзенең ветераннарын хөрмәтләү тантанасын уздырды.

Әлеге чарага Бөек Ватан сугышы фронтында аяусыз көрәшкәннәр, әлеге чорда тылда көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, Әфган, Чечня фаҗигаләрен үз җилкәләрендә татыганнар - барлыгы 35 кеше килгән иде. Ветераннарны иң беренче булып предприятие җитәкчесе Марат Марс улы Җәләтов сәламләде. Ул Бөек Җиңүне якынайтучыларга, бүләк итүчеләргә зур рәхмәтен, аларга бәйрәм теләкләрен җиткерде. Аннары сүз мәртәбәле кунакка - Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Нил улы Гыйрфановка бирелде. Ул 18,5 меңгә якын әлмәтленең сугыш хәрәкәтләрендә катнашуын, шактыеның яуда башларын салуын билгеләп үтте, һәр ветеранга Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов исеменнән рәхмәтен белдерде.

Ветераннар өчен предприятие ашханәсендә мул итеп табын әзерләнгән иде. Калабызның танылган җырчылары С.Бердников, И.Смолькина, Е.Бурлакина, Л.Якуповалар катнашындагы концерт ямь өстенә ямь өстәде. Һәр ветеранга бу көнне бүләк тапшырылды.

Чара барышында чыгыш ясаган компаниянең профком рәисе А.И.Мотин, баш инженеры Б.В.Арестов, кичәге җитәкче, ветеран М.С.Янгиров, бүлендек подразделение башлыгы Р.С.Салихов, ветераннар советы рәисе Л.С.Подъячева һәм башкалар кешелек өчен иң мөһиме тынычлык икәнлеген билгеләп үттеләр. Луиза Сәлаховна Подъячева ассызыклаганча, "Система Сервис"та 500ләп ветеран исәпләнә. Җитәкчелек тарафыннан аларга карата игътибар һәм хөрмәт даими рәвештә күрсәтелә. "Бер генә мөрәҗәгатьнең дә уңай чишелеш тапмый калганы юк. Өлкәннәргә мондый караш өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез," - диде ул үз чыгышында. Чынлап та, безгә аяз күк бүләк иткән ветераннарыбыз чиксез хөрмәт һәм ихтирам хисен һәрчак тоеп яшәргә тиешләр.

Г.КӘРИМОВА.

Р.Гәрәев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250