Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң күп эштән китүчеләр – күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагыннан

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 15 октябрьдән 21 енә чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 83 кеше күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагына караган эшеннән азат ителгән.

Моңа охшаш хәл икътисади эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, эшкәртүче җитештерү тармагында 66 кеше эшсез дип билгеләнгән.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф өлкәсе - 62, күчемсез мөлкәт белән операцияләр - 44, транспорт һәм элемтә - 40, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү - 31, икътисад эшчәнлеге - 26, дәүләт идарәсе - 26, төзелеш - 24, сәламәтлек саклау - 22, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы - 16, электр энергиясе, газ, су җитештерү һәм тарату - 12, кунакханә һәм ресторан бизнесы - 12, файдалы казылмалар табу - 9. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса