Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң карт фламинго

Австралиянең Аделаида шәһәре зоопаркында дөньядагы иң карт фламингоны махсус укол белән йоклатканнар.

Бу зоопаркта инде ул 1933 елдан бирле яшәгән. Зоопарк хезмәткәрләре әйтүе буенча фламингога 84 яшь булган. Ветеринарлар аңа берничек тә ярдәм итә алмаганга мондый адымга барганнар. Яше нык олы булгач,фламинго үзен начар хис иткән. Фламингога Грейтер дип кушамат таккан булганнар.

Грейтерның Чилли исемле 60 яшьлек дусты калган. Бу фламингоны ветеринарлар җентекләп күзәтәчәкләр, иптәшен югалтуны ул авыр кичерергә мөмкин икән.

Грейтерлар Австралиядәге соңгы алсу фламинго булган. Ә хәзер дөньядагы иң озак яшәүче фламинко Көньяк Америкададагы бер зоопаркта тереклек итә. Аңа 67 яшь.

Кыргый фламинголарның гомер озынлыгы якынча 25 ел. Әмма, зоопаркларда тәрбиядә яшәү сәбәпле аларның гомер озынлыгы бермә-бер арта икән.

http://lenta.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса