Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң актив укучыга ноутбук биреләчәк

Быел "IT - чемпион" бәйге­сендә җиңүче укучыларны гына түгел, актив мәктәпләр, районнарны да бүләкләргә җыеналар. Аларга ноутбук­лар, интерактив җиһазлар, мобиль класслар биреләчәк.

2014 елда "Иң актив укучы" номинациясе ике этаптан гына торачак. Моңа кадәр ул өч этапта уздырылган иде. Нәтиҗәләр май һәм декабрь айларында ясалыр дип көтелә. Үткән ел җиңү яулаган укучыларга iPad тапшырылса, быел төп бүләк - ноутбук. Җиңүчеләргә барлыгы 306 ноутбук каралган. Беренче этапта җиңгән укучының икенче этапта катнашу мөмкинлеге дә бар. Бу очракта баллар яңадан исәпләнә башлый. Әмма икенче тапкыр җиңү яулаган укучыларга ноутбуклар бирелми, туплаган балларын алар башка төрле кыйммәт­ле призларга алыштыра ала. "Иң актив мәктәп" номинациясенә исә нәтиҗәләр мәктәптә белем алучы укучыларның санына һәм аларның күпме балл җыюыннан чыгып билгеләнә. Йомгак декабрь аенда ясалачак. ТР мәга­риф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов белдер­гәнчә, җиңүче мәктәпләр интер­актив җиһазлар белән бүләк­ләнә­чәк. Шулай ук иң актив өч мәктәпнең мобиль сыйныфлар оту мөмкинлеге дә бар. Урынбасар фикеренчә, мәктәпләр өчен бу бик зур бүләк булачак, чөнки мондый сыйныфның бәясе 1 миллион сумга төшә.


Былтыр бәйгедә 360 мәктәп­тән 250 мең укучы катнашкан. Укучылар 320 мең өлкән кешене электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәткән. "Шәхси ка­бинет"ларның саны 850 меңгә җиткән. Бу сан былтыр белән чагыштырганда 2,5 тапкырга артыграк. 2013 елда электрон хез­мәттән 25,8 миллион тапкыр файдаланганнар. Быел бу сан 40 миллионга җитәр дип фаразлана. Бәйгедә катнашырга теләүче­ләр "шәхси кабинет"ларына 15 мартта керә алачак.
"Укучылар бәйгедә катнашып, хезмәтләрне популярлаштырып кына калмый, көндәш­леккә сәләтле шәхес тәрбияләргә дә ярдәм итә", - диде ТР мәгълү­матлаштыру һәм элемтә минис­тры Роман Шәйхетдинов әлеге темага багышланган матбугат очрашуында. Шунысын да әй­тер­гә кирәк: "IT - чемпион - 2013" бәй­гесе Россия күләмендә үткә­ре­лүче "ПРОФ-IT" бәйгесенең "Элек­­трон Хөкүмәт сервисларын таныту һәм пропагандалау" но­минациясендә җиңү яулады.

http://mon.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса