Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хыяллары чынга ашсын

Аларның Кәримнәре үскәч Президент булырга тели. Кызлары Мәрьям бәлки фигуралы шуу буенча чемпион исемен яулар. Әтиләре Рөстәм һәр буш минутын балаларына багышлый. Әниләре өй яме булдырып, гаилә җылысын суытмыйча яшәүче илаһи зат. Юк, бу әкият тә, хыялый уйлар да түгел.

Бу - чынбарлык. Әлмәттә яшәүче Мисбаховлар гаиләсендә булып кайткач, мин тату гаиләнең зур хәзинә булуын аңладым.

Аларның бергә гомер итүләренә - 10 ел. Аз да түгел, күп тә түгел: бер-береңнең холык-фигылен белеп, аңлашып яшәр, балалар тәрбияләр өчен менә дигән вакыт. Рөстәм дә, Наилә дә һөнәрләре буенча инженерлар. Институтка укырга кергәч кенә алар бер-берсен "очрата". Ә бит икесе дә бер балалар бакчасына, бер төркемгә йөргән ләбаса! Очрашып йөргән җиде елның икесе аеруча горурланырдай - Наилә сөйгәнен армиядән көтеп ала.
Кавышкач, кайберәүләр әйткәндәй, үзең өчен генә яшәп калуны алар уйларына да кертми. Бала - гаилә тоткасы. Рөстәмнең иң зур хыялы сәләтле, иманлы ул-кызлар тәрбияләү була, шуңа да ул өйләнешкәнче үк Наиләдән биш бала сорый. Бер-бер артлы ике нарасыйлары дөньяга килеп бераз вакыт узгач, гаилә башлыгы иптәшенә сүз ката: "Син бит миңа биш бала алып кайтырга вәгъдә бирдең..." Бу сүзләрдә шаяру да бардыр бәлки, әмма гаилә андыйлардан түгел: 35 яшендә алар өченчеләрен көтә. Тату, түгәрәк гаиләләре тагын да ямьләнер өчен санаулы көннәр генә калып бара.
- Бала тәрбияләү - төп шөгылебез, - ди Мисбаховлар беравыздан. Гаилә башлыгы бакчада эшләү, дәресләр хәзерләү, хезмәткә балаларны яшьтән үк өйрәтүгә зур игътибар бирүләрен әйтә. Әти-әниләрен дә санлап яши яшь- ләр. Күпләр кебек ата-аналардан фатир, машина өмет итү алар өчен гайре табигый хәл. Эшләгән кешегә дәүләт ипотекасын да, аз-азлап түләү шарты белән машинасын да бирә. Ба- ры күңелең чиста, хезмәтең хәләл, яшәвең чын күңелдән булсын дигән фикердә алар.
Рөстәм белән Наилә кебек- ләр меңләгәндер, әлбәттә. Әмма Мисбаховлардай бердәм, тәүфыйклы балалар тәрбияләүчеләр дәүләт өчен алтын хәзинә. Һәркем язма геройлары төсле изге максатта гомер кичерсә, хөкүмәткә ташландык балаларга "бэби-бокс"лар булдырып, җинаятьчелеккә каршы законнар язасы булмас иде. Чөнки үсеп килүче буынга иң кырыс һәм дөрес закон - аның тату гаиләсе. Бу да хыял түгел лә, барчабызның да кулыннан килә алырдай гамәл!
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса