Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күпбалалы гаиләләр өчен cоциаль кибет оештырылган

"Ярдәм янәшә!" республика хәрәкәтенә Әлмәт эшмәкәрләре дә кушылган.

Шуларның берсе - Василий Ипатьев. Ул биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләнүче күпбалалы гаиләләр өчен акция оештырган. Әлмәттә мондый 70 гаилә исәпләнә.

Һәр гаилә әгъзасына 500 сумлык талон бирелә. Аның белән аяк киеме, кием-салымны  бөтенләй бушка алырга мөмкин. Калганын исә  сатып алырга була. Әлеге кибеттәге әйберләрнең бәясе 10 сумнан алып 300 сумга кадәр.

Василий Ипатьев  барлыгы 2 млн сумлык товар таратуны  планлаштыра.

Шулай ук акция дүрт бала тәрбияләнүче гаиләләр өчен дә узачак. Әлмәттә мондый 187 гаилә бар.

Әлмәттә "Ярдәм янәшә!" республика акциясенең волонтерлык хәрәкәтен җитәкләүче, депутат Вячеслав Колотовкин ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күп булуын, шуңа күрә бу эшкә битараф булмаган башка эшмәкәрләр дә кушыла алуын билгеләп үткән.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса