Әлмәт таңнары

“Хәтер айлыгы” кысаларында әлмәтлеләр яңа традициягә нигез салдылар

Әлмәт районында җирләү урыннарының тышкы төзеклеген һәм санитария торышын яхшырту максатында 5 июньнән 5 июльгә кадәр "Хәтер айлыгы" игълан ителде.

Акция кысаларында Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты вәкилләре элекке елларда Әлмәтнең данын күтәрү өчен зур хезмәт куйган кешеләрнең каберләрен зыярәт кылдылар. Алар арасында Әлмәт районының беренче башлыгы, КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре Илдус Гәрәев, КПСС шәһәр комитетының беренче секретаре һәм "Татнефть" ААҖнең генераль директоры Ринат Галиев бар.

Реклама


"Элек без теге яки бу хөрмәтле кешене зурлап искә алу өчен аның каберенә туган яки үлгән көннәрендә бара идек, - диде шәһәр ветераннар советы рәисенең беренче урынбасары Анатолий Никифоркин. - Быел беренче тапкыр каберләргә "Хәтер айлыгы"нда бару инициативасы белән чыктык". Ул башка ветеран оешмаларын да бу акциядә катнашырга чакырды, шәһәр кешеләрен туганнары һәм якыннарының каберләрен тәртиптә тотарга өндәде.

Айлык кысаларында шәһәрдәге 9 зиратны җыештыру эшләре бара, бүгенгә мәйданнарның 80%ы җыештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: