Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер аенда Әлмәт зиратларында зур эш башкарылды

Җирләү урыннарының тышкы төзеклеген һәм санитария торышын яхшырту максатында Әлмәт районында 5 июньнән 5 июльгә кадәр Хәтер айлыгы игълан ителгән иде.


Зиратларны җыештыруның йомгакларын тикшерү буенча рейд ясалды.

Иң элек Иске Әлмәттәге 2 нче мөселман зиратына бардылар. Бу зират бик иске, шуңа күрә нефтьчеләр корыган һәм ауган агачларны җыештыру өчен авыр техника кулланырга мәҗбүр булды. Бу зиратны чистартуда "Әлмәтнефть" идарәсе коллективы зур көч куйды. 5 нче православие зираты да иң төзек, чисталарның берсе.

Рейдка йомгак ясап, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты җитәкчесе Лилия Бикчәнтәева Хәтер айлыгында шәһәрдәге 9 зиратта зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Быел бу саваплы эшкә 63 предприятие һәм уку йорты тартылган, зиратларны чистартуда барлыгы 1400 кеше катнашкан, 140 машина чүп төяп озатылган. Бигрәк тә «Әлмәтнефть», «Шешмаойл», Әлмәт җылылык челтәрләре, «Татнефтегазпереработка», «Әлмәтгаз», «Акмаль» һәм «Бурение» ЧҖҖ коллективларының эше игътибарга лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250