Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле әлмәтлеләр!

Сезне шәһәр көне һәм Нефть, газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән котлыйбыз!

Татарстанның нефтьчеләр башкаласында бу ике бәйрәм аерылгысыз һәм күптәннән бергә билгеләп үтелә. Нефть-газ комплексы һәрвакыт төбәкнең һәм шәһәрнең икътисади, социаль тотрыклылыгын тәэмин итүче төп тармак булды.

"Татнефть" ААҖнең гаять зур коллективы барлык сәнәгать предприятиеләре өчен һәрдаим үрнәк булды. Компаниянең социаль өлкәгә ярдәме бәяләп бетергесез: ел саен шәһәрдә һәм республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә торак, юллар, социаль инфраструктура төзелешенә һәм төзекләндерүгә финанс чыгымнары арттырыла.

Россиянең иң төзек шәһәрләреннән саналган Әлмәт нефтьчеләр башкаласы исемен горур йөртә. Кабатланмас архитектур йөзе, югары җитештерү, интеллектуаль һәм мәдәни потенциалы булган, яшәү һәм ял өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган заманча, кунакчыл шәһәр ул.

Шәһәрдә сәламәтлек саклау, социал яклау, мәдәният һәм мәгариф системасы үсештә һәм камилләшә. Спорт үсеше һәм халыкта сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен дә барлык шартлар тудырылган.

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренә яңа хезмәт үрләре телибез! Чын күңелдән бәйрәм белән, шәһәрдәшләр! Тотрыклылык, туган калабыз үсеше хакына яңа казанышлар, бәхет һәм уңышлар насыйп булсын!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250