Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан иң җылы тәбрикләүләребезне кабул итеп алыгыз.

Сезнең гаҗәеп энергиягез, һөнәрегезгә ихластан бирелгәнлек, кешеләрне яратуыгыз могҗизалар тудырырга сәләтле. Сезнең һөнәр ияләре - якты шәхесләр, иҗади, мавыгучан, инициативалы кешеләр. Бу эш бары тик тумыштан таланты һәм күңел тартуы булган, көчле характерлы, олы йөрәкле кешеләргә генә җиңел биреләдер. Нәкъ менә сез өлкәннәрне дә, кече яшьтәгеләрне дә үз артыгыздан ияртә, мавыктыра, матурлык дөньясына алып керә беләсез.

Күпмилләтле Әлмәт муниципаль районы бүген республикабызның киң танылган мәдәни үзәкләреннән берсе булып тора. Бүгенгә районның 142 мәдәният учреждениесендә меңнән артык кеше хезмәт куя. Әлмәт муниципаль районының мәдәният идарәсе елның-елында лидерлар өчлегенә керә һәм республикабыз Мәдәният министрлыгының югары бәясенә лаек булып килә.

Ел саен үткәрелүче «Сандугач сайрар илем», «Чыңлы тамчы», «Созвездие - Йолдызлык» фестивальләре, «Арт-форте», «Дулкыннар», «Татар моңы», «Арт-Сабантуй» бәйгеләре, Мәскәү, Сургут, Оренбург, Пермь, Уфа, Санкт-Петербург калалары белән мәдәни аралашулар күпере талантлы әлмәтлеләр өчен чын мәгънәсендә старт мәйданчыгы булды. Иҗат коллективларыбыз күп кенә ерак чит илләрдә: Һиндстан, Төркия, Болгария, Мисыр, Чехия, Франция, Италия, Кытайда уңышлы гына чыгыш ясый.

Мәдәният елы дип игълан ителгән 2014 елда Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең 70 еллык, Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллияте 50 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр.

Районыбызда рухи-мәдәни өлкәне үстерүгә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Музыка, театр, хореография һәм сынлы сәнгать, музей, клуб һәм китапханә эше өлкәләрендә иҗат проектларын хуплау максатында грантлар гамәлгә куелды. «Халык» исемен яулаган 23 үзешчән халык иҗаты коллективы шәһәребез һәм районыбызның горурлыгы булып тора, шуларның 17 се район җирлегендә эшләп килә. Районның 3 коллективы «халык» исемен 2013 елда алды.

Кадерле дуслар!

2014 елда - Мәдәният елында сезгә чын күңелдән иң кыю идеяләрегез һәм проектларыгызның тормышка ашуын, алга таба да илһамланып, дәртләнеп, янып-ялкынланып эшләвегезне телибез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга ныклы исәнлек, бәхет-сәгадәт, иминлек-хөрлек юлдаш булсын.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса