Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хөрмәткә лаек шәхес

Башкортстанның Дәүләкән районы Бердәм авылында 5 балалы гаиләдә туып-үскән Сәвия ханым әлеге халык мәкаленең мәгънәсен кечкенәдән үк күңеленә сеңдереп үскән булса кирәк.

Әтисе Габдрахман белән әнисе Миңзифаның тырышлыгын, мәшәкатьтән курыкмый күпләп мал асрауларын, авылдашлары ачлыктан интеккәндә дә үзләренең ашлы булуын искә алды ул:

- Бригадир әткәйнең эшен җиңеләйтер өчен әнкәй берәр гектар урак урды. Меңәр көлтә бәйләде. Шулай итеп үз үрнәгенә авылдашларын да ияртә торган иде. Без дә кул арасына кереп, эш белеп үстек.

1941 елда әтиләре сугышка киткәч тә хуҗалыкны ким-хур итми алар. Мәктәпне тәмамлап, Уфа педагогия институтында укыганда да җәйге каникулларда урманнан чыкмый печән чабып, бәләкәй арба тартып печән әзерләшкән Сәвия ханым.

- Әнкәй авылда беренче хатын иде. Аның тырышлыгы минем аша балаларга да күчте, - дип нәтиҗә ясады үзе дә 5 бала баккан һәм шушы көннәрдә 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Сәвия Шәйдуллина. Аның сигезенче дистәсен тутырганына һич тә ышанырлык түгел. Юкса, тормышы җиңелләрдән булмаган. Утыз ел гомерен балалар укытуга багышлаган. Җитмәсә, бу ханым Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле Токарликов исемендәге совхоз рәисе Зөфәр Шәйдуллинның ышанычлы тылын тәэмин иткән. Йорт-җир дә, 5 бала да аның өстендә булган.

- Хәер, аларны эшкә-тәртипкә аерым өйрәтү булмады. Каннан күчкән тырышлыкка безнең үрнәк кушылып, шундый булып үскәннәрдер. Әтисе дә хезмәте белән хөрмәтле кеше булды. Минем дә көнем я мәктәптә, я балалар бакчасында, я кичке мәктәптә үтте. Төнге сәгать 11 ләргә кайтып керә торган идек. Балалар үз хәстәрен үзләре күрде. Хуҗалыкта да һәр нәрсәне бергә эшләдек: иртә язда бакча чәчтек, җәен утадык, көзен эшкәрттек. Хезмәттә үстеләр балалар, - ди ул.

Хәзер дә шәхси йорты янындагы бакчасын үзе карый Сәвия ханым. Тәрәзә төбен тутырып утырган помидор үсентеләрен озакламый бакчасына чыгарыр чак җитә. Ә анда юбиляр яшел тәмләткечләрдән алып яшелчә, алма, чия, груша, карлыган кебек җиләк-җимешләргә кадәр үстерә.

- Тәмле ашау яхшы нәрсә түгел ул. Файдалы, витаминлы ризыкка өстенлек бирергә кирәк, - диде ул үз яшеннән күпкә яшьрәк күренү сере белән уртаклашып. Ә үзе балаларын, якыннарын яраткан ризыкларын тутырган тавык һәм үзе салган икмәк белән сыйлый.

Балалары бәхетен төп максат итеп яшәгән Сәвия Шәйдуллина бүген 12 оныгы, 1 оныкчыгы өчен куанып гомер итә. 1974 елда авылдан Әлмәткә яшәргә күчүләренең сәбәбен ул балаларының русча яхшы белүләрен тәэмин итү теләге белән аңлата. Өйрәнгәннәр, ләкин алар маңкорт түгел: балалары да, оныклары да гаиләдә саф татар телендә сөйләшә.

Юбилей уңаеннан журналистлар белән әңгәмәсен Сәвия ханым:

- Әлмәтне яратам, халкын хөрмәт итәм. Үземә дә ихтирам тоеп яшим, - дип тәмамлады.

Ләйләгөл Минаева

Фәрхәт Вәлиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса