Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби комиссариатлар таләпләрне үзгәртте

Хәрби-табиблык комиссиясе турындагы положениегә кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.

Армия хезмәтеннән азат ителү мөмкинлеге бирүче авырулар исемлеге үзгәргән. Хәзер анда 89 пункт. Алар нигезендә хәзер 1 һәм 2 нче дәрәҗә яссы табанлылык хәрби хезмәттән коткармый. Шулай ук ашказаны авыруларының кайбер төрләреннән, аяк-куллар ангиотрофоневрозыннан интегүчеләр дә армиядә хезмәт итәргә бурычлы. Андыйлар шартлар йомшаграк булган частьларда хезмәт итәчәк.
Төп яңалык - хәрби хезмәткәргә частька килеп җиткәч тә бирелә торган индивидуаль электрон карта. Әлеге документта солдатның демографик һәм медицина күрсәткечләре, хәрби белгечлеге турындагы мәгълүматлар урын алачак. Хезмәт иткән вакытта анда хезмәтнең ничек үтүе турында белешмәләр кертелсә, демобилизацияләнгәннән соң карта хәрби бурычы булганнарны учетка кую өчен файдаланылачак. Шундый ук карталар офицерлар һәм прапорщикларга да бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250