Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби комиссар Сергей Погодин хәрби хезмәт тәртибен аңлатты

Бүген калабызның политехникумында армиягә каралучылар хокукына багышланган чара - "Хокук белеме мәктәбе" булып узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Айрат Хәйруллин, Татарстанның хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Мөслим, Чирмешән, Сарман, Актаныш, Азнакай төбәге студентлары катнашты.

Мондый мәктәп һәрбер язгы һәм көзге чакырылыш алдыннан уздырыла. Бу юлы да очрашу вакытында яшьләргә аларның хокуклары, армиядәге шартлар һәм башкалар турында җиткерелде. Сергей Погодин Татарстан егетләренең бөтен хәрби округларда да хезмәт итүен билгеләп үтте. Язгы чакырылышта да Татарстанның хәрби частьларга шефлыгы саклана. Хәрби комиссар контракт буенча хезмәткә дә тукталды. Югары белеме булганнарга аны сайлау мөмкинлеге тудырылган. Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләрнең яше 40 яшькә кадәр генә булырга тиеш. Ташламаларга, түләүләргә килгәндә, алар аена 18-60 мең сумга өмет итә ала, шулай ук фатир алганда, укырга кергәндә һәм башка юнәлешләр буенча да өстенлекләр каралган.

Азактан студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса