Хокук органнары да хезмәткәрләренең 10 процентын кыскарта
Россия хокук органнарына 10 процент хезмәткәрләрен кыскатырга тәкъдим иткәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларынча, ведомствоның 10 мең хезмәткәренә кыскарту яный.
Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш хезмәте әлеге мәсьәләне бераз кичектереп торачагы турында әйтә.
Реформа вакытында болай да кимегән составны саклау өчен күпләр өстәмә түләүләрне бетерергә мәҗбүр булачак.Барлык хокук органнарында да оклад хезмәт хакының бик аз өлешен тәшкил итә. Төп керем исә хезмәт стажы, исем, айлык һәм квартал премияләре кебек төрле өстәмәләр бәрабәренә формалаша.
Хәлләр болай барса, иминлегебез үзебезнең кулга калмагае әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа