Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әхмәт Тимер - туган җирендә

Гомерләрен чит илләрдә, чит төбәкләрдә уздырырга мәҗбүр булган милләттәшләребез - татар зыялылары әкренләп туган якларына кайта бара. Дүшәмбе көнне якташыбыз Әхмәт Тимер дә (Яруллин) ничә еллар буе күңелендә йөрткән Әлмәтенә "кайтты".

Күренекле татар тюркологы, дөньякүләм танылган Әхмәт Яруллин 100 еллыгы уңаеннан калабызда оештырылган фәнни конференциягә галимнәрне, төрле төбәкләрдә яшәүче татарларны җыйды. Арада заманында аның белән күзгә-күз очрашкан, аралашу бәхетенә ия булган шәхесләр дә бар иде. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов сәламләде һәм әлеге чараның әһәмиятен билгеләп үтте.

Илдә барган үзгәрешләр Әхмәт Яруллинга да килеп кагыла. 1929 елда ул көчкә-көчкә Төркиягә барып җитә һәм шул китүеннән туган җиренә кабаттан аяк баса алмый. Минтимер Шәймиев тә Президент чагында аны чакырып карый, тик ул кайтып булса да килергә җөрьәт итмәгән.

- Әтием Әлмәт, үзләренең бакчалары турында еш сөйли иде. Ул Төркияне дә яратты, әмма туган җирен беркайчан да онытмады. Әтием биредән 17 июньдә иртән торып чыгып киткән, 8 июльдә Төркиягә аяк баскан. Шул елдан соң ул һәр елны 17 июньдә иртән торып урамга чыга иде дә, туган якларын искә төшереп, моңсуланып утыра иде. Мин дә аның белән торырга тырыша идем. Әтинең вафатыннан соң да мин 17 июньдә шулай иртә торып, урамга чыгуны дәвам итәм, - диде галимнең кызы Зәйнәп. Ул әтисе хөрмәтенә мондый зур фәнни конференция уздырылуына шат булуын белдерде һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Әхмәт Тимер фәнни мирас итеп бихисап хезмәт калдырган - аның 250 дән артык гыйльми эше билгеле. Аларның берсе дә татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителеп, бастырып чыгарылмаган. Хәзергә шәһәрдәшебез, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Роза Абзалова-Сәлмәнова тырышлыгы белән "Возвращение" ("Кайту") дип аталган китабы гына дөнья күрде. Бу эше өчен Роза ханымга конференция барышында бик күп рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аның мирасын өйрәнергә вакыт җитте - әлеге фикер һәрбер чыгышта кызыл җеп булып үрелеп барды. Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова галимнең мирасын дини яктан да өйрәнү, кандидатлык диссертацияләре эшләү зарурлыгын ассызыклады.

ТР Мөслимәләр җәмгыяте рәисе, журналист Әлмирә Әдиятуллина Тарихи-мәдәни мирас елында узган әлеге конференцияне дөньякүләм чара дип бәяләде, якташыбызны ТАТАРСӨЯР дип атады. Әлмирә ханымга да Әхмәт Тимер белән очрашу насыйп булган. Аның "Татарстанны сагынасызмы? дигән соравына галим: "Зәй буенда балык тоткан чаклар, алабуталар, кычытканнар, әрекмәннәр күз алдыма килеп йөдәтә", - дип җавап кайтарган.

Филология фәннәре докторы, профессор Мирфатыйх Зәкиев, КФУ профессоры Искәндәр Гыйләҗев, тарих фәннәре кандидаты Тәминә Биктимерова һәм башкалар да алдагы чыгыш ясаучыларның фикерен дәвам итеп, һәрбер төбәктә дәрәҗәле шәхесләрнең тамыры булуын, аларны табып җыеп, халкыбызга кайтарырга кирәклеген бәян иттеләр. И.Гыйләҗев башкалабызда татар эмиграциясе һәм диаспоралар музее оештырырга кирәклеген билгеләп үтте.

Фәнни конференциядә катнашучыларның соңыннан Миңлебай авылына Фатыйх Кәрими музеена юл тотуы очраклы булмады. Әхмәт Тимер белән Фатыйх Кәримине туганлык җепләре бәйли. Бу көнне музей фонды мәшһүр якташыбыз белән бәйләнеше булган экспонатлар белән тагын да тулыланды.

Аксакал галим Мирфатыйх Зәкиев ассызыклаганча, "Әлмәт җирлегендә узган конференция Әхмәт Тимерне үзенең илендә итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Бу аның хезмәтләрен өйрәнүне башлап җибәрү дә". Амин, шулай булсын!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250