Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәмер машинадан яздыра

Исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар атна саен тоткарлана. Аларга карата кискен көрәш алып бару юкка түгел - узган ел исерек шоферлар гаебе белән республика юлларында 546 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Әлмәттә дә күңелсез очраклар кабатланып тора. Хәмер сөреме астында машина белән идарә итү юньлегә алып бармаганын һәркем белә. Шоферлар үзләре...

Исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар атна саен тоткарлана. Аларга карата кискен көрәш алып бару юкка түгел - узган ел исерек шоферлар гаебе белән республика юлларында 546 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Әлмәттә дә күңелсез очраклар кабатланып тора.

Хәмер сөреме астында машина белән идарә итү юньлегә алып бармаганын һәркем белә. Шоферлар үзләре дә моны таный. Ләкин нәфесләрен генә иярли алмый. Исерек шоферлар - республика өчен зур проблема. Статистика мәгълүматлары Татарстанның 2012 елда ук исерекләр гаебе белән булган юл-транспорт вакыйгалары буенча дүртенче урында булуын сөйли. Халык: "Исереккә диңгез тубыктан", дип белми әйтмәгән, күрәсең. Хәтта хатын-кызлар да руль артына хәмер кулланып утырудан курыкмый. Әле күптән түгел генә хатын-кыз аркасында кеше гомере өзелде. Менделеевск районында "Лада Калина" руле артына утырган 1976 елгы хатын-кыз да "төшереп" алган була. Аның бу батырлыгы аянычлы тәмамлана - каршыларына килүче транспорт хәрәкәте юлының кырыеннан барган ике хатын-кызның берсе машина таптатудан урында ук һәлак була, икенчесе шифаханәгә озатыла.

Башкалабызда "Опель" автомобиле белән идарә иткән 30 яшьлек гүзәл зат юлда йөрү кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә руль артына шулай ук 21 яшьлек кыз утырган "ВАЗ-2115" белән бәрелешә. Нәтиҗәдә "автоледи"ларның икесе дә һәм "ВАЗ-2115" автомобилендәге хатын-кызлар зыян күрә. "Опель" хуҗабикәсе хәмер кулланган булып чыга, күрәсең, юкса ул медицина тикшерүеннән баш тартмас иде.

Гомумән алганда, агымдагы елның ике ае эчендә республика юлларында исерек шоферлар тарафыннан 21 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 3 кешенең гомере өзелгән, 24 кеше имгәнгән. Руль артына хәмер кулланып утыручыларның 3 меңнән артыгы ачыкланган. Әле күзгә чалынмаганы күпме булгандыр. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге инспекторлары быелның башыннан Әлмәт районы һәм шәһәре юлларында 170 тән артык исерек шоферны туктаткан.

Әлбәттә, хәмер яратучыларга тыела алмаулары бик кыйммәткә барып төшә - 30 мең штраф һәм ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү. Кабат мондый очрак күзәтелсә, штраф күләме 50 мең сумга җитә һәм бу юлы инде 3 ел дәвамында машинаңны күрмисең. Аларның исемнәре ЮХИДИ идарәсе сайтының "Куркыныч шофер" бүлегендә язылып бара. Кызганыч, исемлектә әлмәтлеләрнең дә фамилиясе аз түгел.

Максим Смирнов, инженер-технолог:

- Мин штраф салуларга һәм машина йөртүдән мәхрүм итүгә теләктәшлек күрсәтәм. Бу чаралар күпләрне чәркәләрен кире куярга мәҗбүр итәдер дип уйлыйм. Машинага бер күнеккәч, бер дә җәяү йөрисе килми. Бәхетсезлек очраклары була күрмәсен - кеше гомерен кире кайтарып булмый.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250