Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәмер эчемлекләре азык-төлектән аерым сатыла башларга мөмкин

"Трезвая Россия "дигән федераль проектны эшләүчеләр хәмерне һәм азык-төлекне аерым сату турында тәкъдим керткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында хәбәр итәләр.

Бу тәкъдимнең балаларны хәтәр мавыгудан саклау мөмкинлеге бирәчәге күздә тотыла.

Әлеге тәкъдим сентябрь башларында Иҗтимагый палатада тикшереләчәк. Фикер алышуда "Росалкогольрегулирование" хезмәткәрләре, хәмер эчемлекләре җибәрүчеләр һәм җитештерүчеләрнең катнашуы көтелә.

Шуның белән бергә, ЦИФРРА тармак аналитик агентыгы җитәкчесе Вадим Дробиз әйтүенчә, эре ваклап сату сәүдәсе вәкилләре һәм башлыча федераль товар җибәрүчеләрнең "тырышлыгы" белән генә барлыкка килгән тәкъдим бу.

Аның сүзләренә караганда, фәкать эре челтәр кибетләренең генә йә сәүдә мәйданчыкларында махсус бүлекләр ачу яисә аерым ишек белән махсус кибет булдыру мөмкинлеге бар.

Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдимне тормышка ашыру очрагында фәкатькече бизнес зыян күрәчәк. "Кече бизнес зыян күрәчәк. Киоскларны инде "кысрыклап" чыгардылар. Хәзер аларның саны, әйтик, 2011 елдагы белән чагыштырганда, 2 тапкырга кимрәк. Башта сыра сатуны тыйдылар, шуннан соң - тәмәкене. Менә хәзер хакимияттәгеләр "өй янындагы" кибетләргә тотынды. Аларын да киметергә маташалар. Җитештерүчеләр зыян күрмәячәк, чөнки алар үз продуктларын эллеккеге күләмдә җибәрүләрен дәвам иттерәчәк бит," - ди ул.

Шул ук вакытта Дробиз әфәнде хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасында моңа охшаш тәкъдимнәр урын алган закон проектлары бар инде, дип хәбәр итә moscow-info.org.


http://www.alconews.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250