Әлмәт таңнары

Хөкем ителгән хокук сакчыларын – Башкортостанга?

Тугыз төбәк, шул исәптән Татарстанның да элеккеге хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм судьялары өчен төзәтү учреждениесе Стәрлетамак шәһәрендә урнашачак. Бу турыда ufirms.ru порталы хәбәр итә.

Җинаять кылган экс-полицейскийлар һәм элеккеге суд хезмәткәрләре өчен төзәтү учреждениесе биредәге 8 нче колониянең профилен үзгәртү юлы белән ясалачак. Ә хәзерге вакытта биредә җәза үтүчеләрне Уфадагы 13 нче колониягә җибәрәчәкләр икән. 1 апрельгә кадәр хокук сагында торучылар арасыннан хөкем ителгән 148 кеше Стәрлетамакка китереләчәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: