Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәттәшләренә үрнәк

31 нче аерым десант-штурм бригадасы командованиесе исеменнән десантчы Вячеслав Максимовның әти-әниләренә рәхмәт хаты килеп иреште.

"Үзеңә - намус, илгә - дан" - десантчылар әнә шундый шигарь белән хезмәт итә. Якташыбыз Вячеслав исә данлыклы хәрби традицияләрне саклавы һәм аларны арттыру өчен үзеннән өлеш кертүе белән аерылып тора. 73612 нче хәрби часть командиры Г.Анашкин һәм тәрбия эшләре буенча часть командиры урынбасары И.Зәйнәгетдинов юллаган хатның һәр юлы егетнең әти-әнисенә тирән хөрмәт хисләре белән сугарылган.

"Рухи кыйммәтләр очсызлана барган чорда яшьләр арасында армиянең абруе югары түгел. Әмма безнең хезмәттәшебез бик күпләргә үрнәк. Аны армия һич кенә дә куркытмаган, киресенчә, вакыты җитү белән Вячеслав киләчәгенең күзенә туры карап, Кораллы Көчләргә хезмәткә барырга карар кылган. Хәзер ул десантчы.

ВДВ - ул элиталы гаскәр. Биредә хезмәт итү өчен мораль һәм физик яктан билгеле сыйфатларга ия булырга кирәк. Рядовой Максимов табигате белән шаян, ярдәмчел кеше. Тиз арада ул коллективның үзәгенә, иптәшләре өчен абруйлы дуска әверелде.

Максатчанлыгы һәм хезмәт итү теләге белән егет хәрби әзерлек отличнигы булды, радиотелефонист белгечлеген тиз арада үзләштерде. Вячеслав хәрби-транспорт авиациясе самолетыннан 14 тапкыр парашют белән сикерде.

Гвардиядәге вазифаларына рядовой Максимов чын күңеленнән кереште. Ватан алдындагы бурычларын үтәргә килгән яңа буынга ул остаз булып, яшь десантчыларга армия тормышына күнегергә, биредәге дус коллективка берегергә ярдәм итә. Авыр минутларда яхшы сүзе белән һәрвакыт иптәшләренә теләктәшлек күрсәтә.

Командование Вячеславның әти-әнисенә улларын патриотизм рухында, хәрби антына тугрылыклы гаскәри итеп тәрбияләүләре өчен рәхмәт җиткерә", - диелә хатта.

31 нче аерым десант-штурм бригадасы командованиесе исеменнән рәхмәт сүзләре шулай ук хәрби хезмәткә чакырылучылар белән уңышлы эшчәнлек алып барулары өчен ТР хәрби комиссариатының Әлмәт шәһәре буенча бүлеге коллективына да юллана һәм якташларыбызның киләчәктә дә намус белән хезмәт итәчәкләренә ышаныч белдерелә.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250