Реклама
Бөек Ватан сугышы ветераны Заһит Нуриевка 100 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район җитәкчелеге һәм "Татбурнефть" идарәче компаниясе җәмгыяте вәкилләре дә котлады.
Заһит Вәлимөхәммәт улы Башкортстанның Илеш районы Куян авылында дөньяга килә. Тормыш юлы турында сораша башлагач, йөзьяшәр: "Картайдым, күп нәрсәне хәтерләмим", - дип җавап бирде. Шулай дисә дә, дәһшәтле елларга туры килгән яшьлеген исенә төшереп, авыр яраларын, күңелсез хатирәләрне кузгатасы килми аның. Бабайның балачагы Идел-Урал буйларындагы коточкыч ачлык елларына туры килә. Кечкенәдән үк әнисен югалтып ятим кала. Аларның буыны икмәккә туена алмый, ялангачлык камчылый. Озакламый колхозлаштыру башлана. Яшь Заһит яңа оешкан күмәк хуҗалыкка эшкә урнаша, ә 1937 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар. 3 ел хезмәт иткәннән соң, яңа өметләр белән туган авылына әйләнеп кайткан егет, ярты ел чамасы узгач, тагын Ватан сагына юл ала - ил күген кара афәт каплый, сугыш башлана. Кичәге солдатларга кабаттан әзерлек курслары уздырып тормыйлар, турыдан-туры фронтка җибәрәләр. Заһит Нуриев артиллерия наводчигы вазифасында 31 нче армия составында хезмәт итә. 1941 елның декабрендә Калинин (хәзер Тверь) шәһәрен азат итүдә катнаша. Җиңүне ул Варшавада каршылый.
Сугыш беткәннән соң, гимнастеркасын да салырга өлгермичә, Заһит нефть чыгарыла торган якка, Грозныйга барып урнаша. Башта балта остасы булып эшли, соңыннан "Гудермес" нефть промыселына верховой булып күчә. Нефть, бораулау эшенә шунда өйрәнә ул. 1952 елда Татарстанга кайткач, "Татбурнефть" трестының 2 нче бораулау конторасына килә, верховой булып эшли башлый.
Юбиляр күп вакыйгаларны хәтерендә яңарта алса да, еллар үзенекен иткән, колаклары начар ишетә. Шуңа күрә без аның улы Фәнисне күбрәк тыңладык:
- Ул вакытта Әлмәт әле төзелә генә башлаган. Әтиләрнең бригадасы беренче булып төзелә башлаган 2 нче кварталда бергәләп яшәгәннәр, эшләгәннәр, гаиләләре белән аралашканнар. Бүгенге кебек чагыштырмача яхшы шартлар турында алар хыялланмаган да, юллар әле салынмаган, көзен яңгырлар, кышын бураннар аркасында вахтадан кайта алмый ялсыз да эшләгәннәр. 7еллык планны 5 елда үтәгәннәр алар.
Бабайның өлкән абыйсы да 95 яшькә кадәр яшәгән. Заһит бабай кечкенәдән үк хезмәт белән чыныгып, авылда үскән. Гомере буе физик эш башкарган. "Бер эшләмәгән эш тә калмады инде", - ди юбиляр үзе. Озак яшәвенең сере дә хезмәтне сөюдәндер.
Улы Фәниснең тормыш иптәше, Заһит бабайның килене дә каенатасының игътибарлы, ярдәмчел булуын, балаларны яратуын билгеләп үтте.
1969 елда Заһит Нуриев лаеклы ялга чыга, әмма эшләвеннән туктамый, тагын 13 ел фидакарь хезмәт итә. Язмыш исә аны һаман-һаман авырлыклар белән сынап тора, гомер иткән тормыш иптәшен дә җирли ул.
Язмыш сынауларына бирешмәгән йөзьяшәр бүген уртанчы улы Фәнис гаиләсендә гомер кичерә.
Роза Сәхбетдинова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+