Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәтне дөрес сакласаң, озын гомерле булырсың

Хезмәтне саклау һаман да актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. Чөнки эш урыннарында бәхетсезлек очраклары кабатланып тора.

Узган елның 11 аенда Әлмәт муниципаль районы территориясендә урнашкан предприятиеләрдә 8 кеше һәлак булган, 12 кеше авыр тән җәрәхәте алган, 31 кеше җиңелчә имгәнгән.

Бәхетсезлек очраклары эшкә барганда һәм аннан кайтканда юл-транспорт вакыйгаларына юлыгу, биектән егылу, сөрем газы белән агулану, баллон шартлау, электрдан һәм эшләүче механизмнардан имгәнү һәм башкалар нәтиҗәсендә булган. Хезмәткәрләрнең гомере өзелү һәм авыр тән җәрәхәтләре алу очраклары "СМП-Нефтегаз" ААҖ, "Стройкомплекс" ҖЧҖ, "Легион-Строй" ҖЧҖ, Әлмәт электр челтәрләре, "Электро-Энергосервис" ҖЧҖ, "МехСервис-НПО" ҖЧҖ, "Петрол-Сервис" ҖЧҖ, "ТатАвтоматизация" ҖЧҖ, "Сервис НПО" ҖЧҖ, "Промгидравлика" ҖЧҖ, "Шешмастройсервис" ЯАҖләрдә теркәлгән. "Бәхетсезлек очракларының сәбәбе - зыян күрүчеләрнең игътибарсызлыгы, саксызлыгы, куркынычсызлык таләпләренең бозылуы, эш урыннарының, производствоның тиешенчә оештырылмавы, төзек булмаган җиһазлардан файдалану", - диде хезмәтне саклау буенча координацион советның узган ел азагында үткәрелгән киңәйтелгән утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов. Шул ук вакытта районда эш шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча 2011-2013 елларга территориаль программа кабул ителгән. Узган ел предприятие һәм оешмалар тарафыннан хезмәтне саклау буенча чараларга 700 миллион сумнан артыграк акча юнәлтелгән. Әлеге сумманың күпчелек өлеше "Татнефть" ААҖ компанияләренә туры килә.

Чыгышта күзәтчелек итү органнарының зур эш алып баруы да ассызыкланды. Мисал өчен, 2012 елда шәһәр прокуратурасы тарафыннан хезмәтне саклау закончалыгын бозуның 88 очрагы ачыкланган. Гаеплеләрне җаваплылыкка тарту турында 104 күрсәтмә чыгарылган. Ростехнадзорның көньяк-көнчыгыш территориаль бүлеге 224 тикшерү уздырган һәм алар буенча 1 миллион 540 мең сумлык 119 карар дөнья күргән.

2012 елның 11 аенда 8 кешегә эшчәнлеге белән бәйле "һөнәри авыру" диагнозы куелган. Социаль иминият фонды мәгълүматлары буенча бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авыру нәтиҗәсендә вакытлыча эшкә яраксыз булган вакыт 4731 көн тәшкил иткән. Больничный кәгазьләре буенча барлыгы 2 724 170 сум түләнгән.

2012 елның 26 декабренә кадәр Әлмәт муниципаль районында 124 янгын чыккан. Аларның 70 е шәһәргә, 54 е авылларга туры килә. 18 фатир, 37 шәхси йорт, 22 мунча, 10 хуҗалык корылмасы, 3 бакча йорты , 16 автотранспорт чарасы, 2 кибет һәм башка 16 объект янгыннан зыян күргән.

Янгыннарда 11 кеше һәлак булган. Утырышта әнә шундый мәгълүматлар да китерелде. Янгын күзәтчелеге буенча өлкән инспектор Александр Бибиков янгын вакытында һәлак булучыларның 90 процентының бәхетсезлек очракларында үзләренең гаепле булуын әйтте. Мәсәлән, тәмәке тартканда саксызлык 21, ут белән дөрес эш итмәү 23 янгын чыгуга сәбәпче булган. Узган ел салынган административ штраф күләме 2 миллион сумнан артып киткән.

Утырышта авария һәм транспорт дисциплинасы торышы, Роспотребнадзорның территориаль бүлеге тарафыннан алып барылган эш турындагы белешмәләр дә тыңланды.

Чарага хезмәтне саклау өлкәсендә җитешсезлекләргә юл куйган предприятие җитәкчеләре дә чакырылган иде. Аларга җавап тотарга туры килде.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250