Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт студентка комачауламый

Соңгы елларда студентларның хезмәт отрядлары популярлаша, хәтта модага керә башлады.

Элек...

Күршедә яшәүче Гөлнур апаның яшелчә, җиләк-җимеш арасында төшкән фотоларын караганым хәтердә. Молдавиядә консерв эшләнмәләр заводында хезмәт иткәндә булган кызык хәлләрне дә тыңлаганым бар. Эшләве җиңел булмагандыр. Әмма студентлар hәрнәрсәгә дә әзер халык бит ул. Яшьләрнең күңеле һәрвакыт күтәренке. Бу бит шундый романтика! Студент отрядлары - ул кичләрен бергә җыелышып, учак ягып, гитарага җырлау да, уен-көлке дә, яңа дуслар да, тәҗрибә уртаклашу да (шул ук вакытта аны туплау да), яңа уку елына бераз акча эшләү форсаты да.

- 3 литрлы консервланган банканың төбенә аяк белән биреп, капкачын ачып, сокларын эчә идек, - дип сөйли иде Гөлнур апа. Җаен тапканнар бит!

Ә хәзер студент яшьләрнең хезмәт отрядлары бармы? Алар ничек яши? Бу турыда яшьләр үзәгендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Анда "Студентларның хезмәт отрядлары - гармонияле шәхес үсешенә һәм җәмгыятьнең савыгуына ирешү юлы" дигән темага матбугат конференциясе булып узды.

...һәм хәзер

- Безнең шәhәрдә студентларның хезмәте турында кайгырталар, хезмәт отрядлары да бар, - ди балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе начальнигы Родион Карпов. - Бигрәк тә "Татнефть" оешмасында хезмәт куючы, практика үтүче студентлар хәтсез. Әлеге оешмага студентлар хәтта башка өлкәләрдән дә килә. Авыл хуҗалыгы тармагына да студентларны җәлеп итү проблемасын хәл итәсе бар әле.

2013 елда гына Әлмәт районы буенча 1146 студент хезмәт отрядлары составында эшләгән. Студент яшьләр педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнә, аграр тармакта, ерак юлга озату вагоннарында, медицина, сервис өлкәләрендә эшли, урманны яңарту эшләрендә, археологик казынуларда да хезмәт куя.

Әлмәт дәүләт нефть институтының профком рәисе Гөлнара Борһанова, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының практика мөдире Клара Минһаҗева студентларның хезмәт отрядлары белән эшләү тәҗрибәләрен уртаклаштылар.

Татарстанның студентлар төзү отрядлары 3 ел дәвамында зур күләмле корылмалар төзүдә катнаша. Универсиадага кадәр спорт корылмалары төзүдә дә аларның өлеше зур. Татарстан яшьләр төзелеш оешмалары Түбән Камада эшләп килүче «ТАНЕКО» нефть эшкәртү заводы, Ямал ярымутравында урнашкан газ эшкәртү корылмаларын төзүдә дә көч куйдылар. Шулай ук Чистай районы территориясендә студентлар юл төзү отряды яңа проект булып саналган «Көнбатыш - Европа-Көнбатыш - Кытай» халыкара автомагистрален төзүдә катнаша.

Җәйге ялларын эшкә алыштырган студентлар кемнәр соң алар? Кемнәр хәтфә үләнле болыннарда йөрүне, әти-әниләре белән күбрәк вакыт үткәрүне, бәлки, берәр кая сәяхәт кылуны җиң сызганып эшләүгә алыштыра?

Гомерлек хатирә

Бу турыда киңәшмәгә килгән студентлар үзләре бәян итте. Нефть институты студенты Ирина Арчибасова ерак юлга озату вагонында эшләгән икән. Яңа дуслары, танышлары арткан, яңа җирләр күргән. Аның эшен ошаткан пассажирлар буш вакытларында хәтта аңа экскурсияләр дә уздырган. Шул ук уку йортыннан Тимур Самадов исә автомагистраль төзүдә катнашкан. Яшәү hәм эшләү шартларын бик ошаткан.

Тагын бер студент кыз Алина Шакирова Свияжск утравындагы археологик отрядта булган. Тарих белән күзгә-күз очрашкан дияргә мөмкин аның турында. Ахырдан истәлек итеп һәммәсенә борынгы тимер акчалар биргәннәр - гомерлек хатирә!

Җәйләр узгач, хезмәт отрядларының сезоны ябылмый. Ел дәвамында отрядлар нон-стоп режимында яши. Төрле фестивальләрдә, спорт ярышларында, слет, конкурсларда катнашып, киләсе эш сезонына көч җыя. Булган кеше эшкә дә, ашка да җитешә, диләр. Отрядларда булган меңләгән студент - шуның дәлиле. Алар укуда да, эштә дә, ялда да беренчелекне бирми.

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса