Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хезмәт базарында вәзгыять ни хәлдә?

Татарстанның хезмәт базарында вәзгыять шактый тотрыклы булып кала бирә. Узган атнада эш урыннарын калдыручылар саны 811 булган. Аларның күбесе эшкәртү сәнәгате предприятиеләреннән "киткән".

Республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Татарстанда барлыгы 15,8 мең эшсез кеше исәпләнә. Бу - 3 ноябрь мәгълүматлары белән чагыштырганда 128 кешегә күбрәк.

Гомумән алганда, 4-10 ноябрь көннәрендә республикада барлыгы 811 кеше эшсез дип табылган. Аларның 400е - эш урыннарыннан үз теләкләре белән китсә, оешманы ликвидацияләү яки штатны кыскарту нәтиҗәсендә 57 татарстанлы эшсез калган.

Шунысы мөһим, хезмәт урыннарыннан китүчеләрнең 151е (!) эшкәртү сәнәгате предприятиеләрендә эшләгән. Күпләп һәм ваклап сату оешмаларын калдыручылар шулай ук күп - узган атнада бу тармакта эшләүчеләр саны 82гә кимегән.

Башка хезмәт урыннарына килгәндә, мәгариф тармагыннан - 51, төзелештән - 46, финанс оешмаларыннан - 39, коммуналь хезмәт өлкәсеннән - 35, транспорт һәм элемтә тармагыннан - 33, авыл хуҗалыгыннан - 25 кеше эш урыннарын калдырган.

Хәер, татарстанлыларга тәкъдим ителә торган хезмәт урыннары саны һаман да шактый югары булып кала бирә. Хәзерге вакытта халыкка барлыгы 31,2 мең эш урыны тәкъдим ителә. Узган атнада гына да республикада хезмәт урыннары саны 940ка арткан, дип яза Intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса