Әлмәт таңнары

Хәбәрсез югалган Евгений Сокунов белән бәйле җинаять эше тикшерелә

Сокунов 1971 нче елның 20 нче мартында туган. 1999 нчы елның 17 июнендә Сокунов Казанның Выборгская урамында урнашкан йорт фатирыннан чыгып китә һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы ачыкланмаган.

Аңа 30 яшь тирәсе, буе 175 см, гәүдә төзелеше уртача, йөзе түгәрәк, маңгае биек, туры озын кашлы, күзләре коңгырт, кыска, куе коңгырт чәчле. Үзе белән паспорты һәм автомобиль йөртү таныклыгы булган.

Моннан тыш, уң кулында "Азатлык символы" татуировкасы бар, сул беләзегендә немец телендә татуировка ясалган.

Өеннән киткәндә Евгений Сокуновның өстендә куе коңгыр төстәге жилет, аксыл төстәге чалбар, футболка, сыек коңгырт төстәге туфлиләр , кулында металл браслетлы сәгате булган.

Тикшерү комитетының Казанның Мәскәү районы буенча бүлегендә Евгений Сокуновның хәбәрсез югалуы факты буенча Җинаять Кодексының 105 нче маддәсенең 1 нче часте (үтерү) нигезендә кузгатылган җинаять эше тикшерелә.

Реклама

Нинди дә булса мәгълүматка ия гражданнарның 8(843) 520-78-37, 8(843)-522-93-11, 89270-307-770 телефоннары буенча шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: