Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатынын һәм баласын күршесеннән яклап, ир фаҗигале үлгән

Тол калган хатын бары тик күрше хатыннан подъездда тәмәке тармавын үтенгән булган.

Әмма аның шелтәсе тәмәкечене чыгырыннан чыгарган. 34 яшьлек казанлы Виктория Морданова 14 декабрь көнне ирен, 7 яшьлек кызчык әтисен югалта. Баланың күз алдында күрше ир хатынына ясалган шелтә өчен ирне кыйнап үтерә. Алексей Персияновка нибары 41 яшь була.

Шелтәне Виктория ясый, бу вакытта күрше хатын исерек хәлдә тәмәке тартып тора. Әмма ул тәмәкесен ташлыйсы урынга, Викториянең битенә китереп суга. Бу вакытта Алексей белән кызчык арттарак торган була. Тавышка йөгереп чыккан күрше хатынның ире һәм дусты аны-моны тикшереп тормый һөҗүмгә күчә. "Мин сине үтерәм" сүзе белән ир Алексейга ташлана, хатыны Викториянең чәченнән, дуслары аның тун капюшоныннан тартып тора. Күрше ир Алексейны бик каты кыйный, алар ишегалдына кадәр чыгып җитә, ә бер сугуыннан ул берничә метр читкә очып асфальтка барып төшә. Моның белән туктарга уйламаган "кыерсытылган" ир Алексейның башына тибә, Викториягә дә өлеш чыгара. Тавышка күрше-тирә җыела, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, Алексей исән була, әмма ул урында ук җан бирә.

Күрше ир шунда ук хатынына җикеренә башлый, үзенең кеше үтергәнен чамалап ала. Аны урында ук кулга алалар.

Медицина хезмәткәрләре Алексейның беренче сугудан ук маңгай сөяге чәрдәкләнеп, миенә эләккәнлеген әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса