Хат ташучыга һөҗүм итеп, 166 мең сум акчасы булган сумкасын урлаганнар
Әлмәтнең янәшәсендә урнашкан Актүбә бистәсендә хат ташучыга һөҗүм итәләр.
Бер адәм хат ташучы 35 яшьлек хатын-кызның кулына һәм башына кайчы белән кадап, җәрәхәтләр ясый, 166 мең 400 сум акча да булган сумкасын тартып ала. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьтә шикле дип табылган, элек тә хөкем ителгән дүрт кешене тоткарлый. 21-35 яшьлек бу җинаятьчеләрнең барысы да Актүбә кешеләре. Берсеннән кайчы һәм урланган акчалар табыла. Аларга карата җинаять эше кузгатылган. Егетләргә 12 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа