Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкка мәйдан бирелә

Ав­густ­та шә­һәр һәм ра­йон­да ха­лык җы­ен­на­ры уза­чак. Җи­тәк­че­лек бе­лән оч­ра­шу әл­мәт­ле­ләр­не бор­чы­ган проб­ле­ма­лар­ны ачык­лау, шу­лай ук тө­бәк­не, ту­ла­ем рес­пуб­ли­ка­ны үс­те­рү бу­ен­ча тәкъ­дим­нәр туп­лау мак­са­тын­нан оеш­ты­ры­ла.

Алар­ның һәм­мә­се дә "Бер­дәм Рос­си­я" пар­ти­я­се­нең 5 ел­га исәп­лән­гән эш-га­мәл­ләр прог­рам­ма­сы­на кер­те­лә­чәк.

Рес­пуб­ли­ка Пре­зи­ден­ты Рөс­тәм Миң­не­ха­нов Дәү­ләт Со­ве­ты­ның йом­гак­лау уты­ры­шын­да үсеш пла­нын бул­ды­ру­да та­тарс­тан­лы­лар­ның да кат­на­шу мөм­кин­ле­ге­нә ия бу­лыр­га ти­еш­ле­ге­нә ба­сым яса­ган иде, ае­ру­ча ул җир­ле тер­ри­то­ри­я­ләр­не ас­сы­зык­лап үт­те.

Та­тарс­тан бү­ген ли­дер тө­бәк бу­лып са­на­ла һәм иле­без­нең баш­ка өл­кә­лә­ре өчен икъ­ти­са­ди үсеш, со­ци­аль мәсь­ә­лә­ләр­не чи­шү бу­ен­ча үр­нәк итеп ку­е­ла. Бу­рыч - ал­га та­ба рес­пуб­ли­ка­быз­да­гы һәр юнә­леш­не та­гы да ка­мил­ләш­те­рү, имин тор­мыш өчен шарт­лар ту­ды­ру. Ә мо­ның өчен җи­теш­сез­лек­ләр­не, проб­ле­ма­лар­ны ва­кы­тын­да ачык­лау, хәл итү со­ра­ла. Ха­лык­ка үз фи­ке­рен җит­ке­рү өчен, ди­мәк, мәй­дан ачы­ла ди­гән сүз. Хә­ер, Әл­мәт­тә бу юнә­леш күп­тән үсеш ал­ган. Ел са­ен ТОСМС­лар­да, авыл­лар­да шә­һәр һәм ра­йон җи­тәк­че­ле­ге, ида­рә-уч­реж­де­ние вә­кил­лә­ре бе­лән уз­ды­ры­лу­чы җы­е­лыш­лар­да проб­ле­ма­лар­ны ачык­тан-ачык ур­та­га са­лып сөй­лә­шү­ләр без­гә ят тү­гел. Тө­бә­ге­без­дә баш­ка­рыл­ган бай­так га­мәл­ләр әнә шул ара­ла­шу­лар нә­ти­җә­се дә. Иң мө­һи­ме, Әл­мәт­тә ку­ел­ган бу­рыч­лар­ны га­мәл­гә ашы­ру нефть­че­ләр яр­дә­ме бе­лән бик тиз һәм сый­фат­лы үтә­лә. Ис­бат­лау өчен ми­сал­лар ки­те­рү дә ки­рәк­ми, тә­рә­зә­дән урам­га бер күз таш­лау да җи­тә: тө­зе­леш­нең, тө­зек­лән­де­рү­нең тук­тал­га­ны юк, шә­һәр һәм авыл­лар чә­чәк ата, яшәү шарт­ла­рын ях­шыр­ту өчен дис­тә­лә­гән прог­рам­ма­лар эш­ли. Алар дә­вам­лы, шу­ны­сы мө­һим.

Гөл­наз ГЫЙЗ­ЗӘ­ТУЛ­ЛИ­НА

P.S. Әл­бәт­тә, бү­ген тәкъ­дим-фи­кер­ләр­не җит­ке­рү өчен мәй­дан җи­тәр­лек. Кай­нар ли­ния, "Ха­лык конт­ро­ле", "Ра­йон баш­лы­гы­на со­рау бир" хез­мәт­лә­ре уңыш­лы эш­ләп ки­лә. Алар аша җи­тәк­че­лек бик күп­ләр­не ишет­те, мө­рә­җә­гать­ләр бу­ен­ча ча­ра­лар күр­де, план­нар бил­ге­лә­де. Әм­ма шу­лай да күз­гә-күз ка­рап сөй­лә­шү­гә ни җи­тә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса