Халыкара олимпиаданың сайлап алу турында җиңүчеләр арасында әлмәтлеләр дә бар
Татар телен яхшы беләләр Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың Интернет-тест формасындагы сайлап алу туры нәтиҗәләре билгеле булды.
Олимпиадада Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 14 яшьтән алып 25 кәчә укучылар һәм студентлар катнашты. 16-20 декабрь көннәрендә узган беренче турда Габдрахман авылы мәктәбеннән 8 нче сыйныф укучысы Диана Зәкиева мөмкин булган 37 баллдан 100 % җыеп чираттагы турга үтте. Кичүчат мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Рамил Бикчәнтәев 36 балл ( 97 %) белән бәйгене дәвам итү хокукы алды. Студентлар арасында Әлмәттән Ләйсән Йосыпова иң югары 40 балл туплап беренче җиңүчеләр исемлегенә керде. Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиаданың чираттагы туры 23-27 апрель көннәрендә үткәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа