Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләр арта бара

Агымдагы ел башыннан "Халык контроле" порталына 3,5 мең гариза кабул ителгән.

Бу 2013 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 24 процентка артыграк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков хәбәр итте. Әлмәт районыннан ел башыннан 185 мөрәҗәгать кергән. Аларның күпчелеге төзекләндерүгә һәм транспортка кагылышлы. Киңәшмә барышында "Халык контроле"нә кергән мөрәҗәгатьләргә җавап ун көн эчендә кайтарылырга тиеш булса да, кайчакларда бу вакытның озаккарак сузылуы искәртелде, шуңа күрә системаны тагын да камилләштерү зарурлыгы билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250