Халык дружиналары яңартыла
Татарстанда халык дружиналарына киләсе елда 8 млн сум акча бүлеп бирү планлаштырыла.
Кичә ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитеты утырышында депутатлар «Гражданнарның ТРда җәмәгать тәртибен саклауда катнашулары» дигән закон проектын тикшерделәр. Ул беренче укылышта парламентның якындагы сессиясендә каралачак. Рөстәм Миңнеханов киләсе елга бу максатларга 8 млн сум акча бүлеп бирергә күрсәтмә биргән. Әлеге мәсьәлә хәзерге вакытта ТР Министрлар Кабинетында эшкәртелә. Акча дружиначыларга форма, таныклыклар, шулай ук аларны кызыксындыруның төрле алымнарын куллану өчен кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа