Реклама
Район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә ведомствоара террорга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы булды, - дип хәбәр итә рәсми портал.
Утырышта Федераль куркынычсызлык хезмәте Татарстан идарәсе башлыгының беренче урынбасары Сергей Рожков, Татарстан Президентының эчке сәясәт департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсенең дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр бүлеге мөдире Илдар Галиев һәм бүлекнең баш киңәшчесе Ленар Сәлахов катнашты. Илдар Галиев республикадагы дини вәзгыять белән таныштырды, проблемалы мәсьәләләрне билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа