Әлмәт таңнары

Хаҗ кылырга җыенучылар игътибарына

Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча идарәсе хаҗ кылырга җыенучыларга һәм Якын Көнчыгыш илләренә сәфәр ниятләүче затларга дөньяда яңа коронавирус инфекциясе белән авыру буенча эпидемиологик вәзгыятьнең катлаулануы турында хәбәр итә.

Реклама

Мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта дөньяда яңа коронавирус йоктыруның лабораториядә расланган 856 очрагы билгеле. Бүгенге көндә коронавирус инфекциясе аеруча Согуд Гарәбстанында, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Иорданиядә, Катарда, Кувейтта, Мисырда, Гыйракта, Ливанда, Туниста, Алжирда, Бөекбританиядә, Франциядә, Грециядә, Италиядә, Малайзиядә, АКШта теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: