Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Грант ияләре билгеле

Әлмәт муниципаль районы башлыгы грантына агымдагы елда мәгариф һәм мәктәпкәчә мәгариф өлкәләрендә хезмәт куючы 150 укытучы, тәрбияче лаек булды. 5 апрель көнне драмтеатр бинасында әлеге уңайдан тантаналы чара үтте.

Мәгариф һәм өстәмә белем бирү системасында бүген якынча 5000 педагог, белем бирү учреждениеләрендә якынча 2000 укытучы, 1373 тәрбияче, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарәдә 200 ләп өстәмә белем бирү педагогы, 157 тренер, мәдәният өлкәсендә 228 педагог исәпләнә. Аларга муниципаль район һәм "Татнефть" компаниясе җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр һәрвакыт зур игътибар күрсәтә, хезмәтләрен югары бәяли. Лаеклы укытучыларга һәм тәрбиячеләргә район башлыгы грантын тапшыру - аның чираттагысы. Әлеге күркәм гамәл районыбызда өченче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Быел барлыгы 3 миллион сумлык грант бирелде.

- Сезнең арада очраклы кешеләр юк. Агымдагы елда беренче тапкыр "Ел укытучысы" "Ел психологы", "Ел сыйныф җитәкчесе" бәйгеләрендә җиңүгә ирешкәннәргә дә район башлыгы грантын тапшырырга дигән карар кабул ителде. Сез моңа лаек! Фидакарь хезмәтегез, һөнәрегезгә тугры булуыгыз өчен барчагызга да рәхмәтемне җиткерәм, - диде муниципаль район башлыгы М.Салихов.

Әлифбаның беренче хәрефен өйрәтүдән башлап һөнәри дәрәҗәдәге хезмәтләр, төрле өлкәдәге зур фәнни ачышларга кадәр барысы да - мөгаллимнәр хезмәте. Бүген шәһәр һәм райондагы 72 учреждениедә 22 меңнән артык укучыга 2000 ләп укытучы белем серләрен ача. Шуларның 650 се югары квалификацияле категориягә ия, 1000 нән артыгы республика һәм Россия бүләкләре, Мактау грамоталары белән билгеләнгән. Уку елы башыннан районыбызның 118 мөгаллиме "Безнең иң яхшы укытучы" проекты кысаларында ай саен хезмәт хакларына 6000 сум күләмендә Президент өстәмәсе кушып ала. "Мәктәпнең яңа укытучысы" проекты кысаларында быелгы уку елында белем йортларында 10 яңа мөгаллим эшчәнлек башлаган. Мәктәпкәчә мәгариф өлкәсендә хезмәт куючылар "Балалар бакчалары аша гаиләдәге сәламәтлеккә" бәйгесендә җиңүгә ирешкән, Р.Фәхреддин исемендәге премиягә ия булган. Өстәмә белем бирү өлкәсендә яуланган җиңүләр саны да бихисап. Менә шундый армый-талмый үз максатларына ирешүче, белемле укучылар, талантлы буын тәрбияләүче укытучылар, битараф булмаган шәхесләр, үз эшләренең осталары эшли безнең Әлмәт җирендә!

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250