Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомумроссия тавыш бирүенә йомгак ясалды

Тавыш бирү өчен бер атна вакыт кешеләрнең күп җыелуын булдырмаска һәм барлык санитар куркынычсызлык чараларын үтәргә мөмкинлек бирде. 1 июльгә кадәр 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр халык тиз, оператив һәм куркынычсыз тавыш бирә алды.

Территориаль сайлау комиссияләре мәгълүматларына караганда

Шәһәрдә:

- Сайлаучыларның 81,34%-ы тавыш бирүдә катнашкан;

- Конституциягә төзәтмәләрне - 79,36% шәһәр сайлаучылары хуплады;

Районда:

- Килү 88,99% тәшкил итте;

- Төзәтмәләр өчен район халкының 83,85%ы үз тавышларын бирде.

Шәһәрдә беренче тапкыр «Яшьлек» микрорайонында мобиль участок эшләтеп җибәрелде. 814нче сайлау участогына беркетелгән халык үз тавышларын автобуста урнашкан күчмә участокта бирә алды.

Шәһәр һәм район участокларында тавыш бирү барышын Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының 250дән артык күзәтүчесе (шул исәптән «чиста сайлаулар» өчен корпустан) һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тикшереп торды. Тавыш бирү мөмкин кадәр ачык, демократик узды.

Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса