Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Голландия режиссеры Вольф Ерун кешеләрнең йөзен туган көненнән башлап 100 яшькә кадәр ничек үзгәрүен төшергән һәм шулай итеп, картаю процессын күрсәткән

Вольф Амстердам урамнарында кешеләрне туктатып, камерага карап үзләренең яшьләрен әйтүләрен сораган, дип хәбәр итә Британиянең The Daily Mail гәзите

Соңыннан ул бу видеоларны 105 секундлык бер фильм итеп ясаган. Фильмнан кешеләрнең вакыт белән бергә ничек картаюын күрәсең.

Режиссерның максаты һәрбер яшьтәге 100 кешене төшерү булган. Бу эшен ул 2011 елның октябрендә башлаган.

Проблема 99 яшьлек әбине табуда туган. Ул аларны картлар йортыннан да эзләп караган. Карт булу сәбәпле, 90 яшьтән өлкәнрәкләр урамга сирәк чыга. Дүрт ай эзләгәннән соң гына режиссер 99 яшьлек "модель"ны табу бәхетенә ирешкән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250