Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газетага өйдән чыкмыйча гына язылырга була

1 апрельдән Татарстанда 2015 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланып китте.

Газета-журналларга, шул исәптән «Татмедиа» АҖ басмаларына да, почта бүлекләрендә генә түгел, ә ТР дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) «Подписка» интернет-сервисы аша да язылырга була.
Порталдан файдаланучылар федераль, республика һәм район басмаларына язылу абонементларын тутыра һәм түли алалар. Язылучылар карамагында - «Россия почтасы» вакытлы матбугат басмаларының тулы каталогы.
Язылу процедурасы бик гади һәм һәр адымны өйрәтүче аңлатма бирелеп бара. Язылу өчен түләүне дә дәүләт хезмәтләре порталында - банк картасы аша башкарырга мөмкин.
Шулай итеп, газета-журналларга язылырга теләүчеләр үзләренә уңайлы вакытта өйдә яки эштә компьютер артында утырып кына язылу абонементын тутыра һәм подписка өчен түли алалар.
Шунысын да әйтергә кирәк, «Подписка» сервисы ТР Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы тарафыннан «Татарстан почтасы» УФПСы белән берлектә тормышка ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса