Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газетага өйдән чыкмыйча да язылырга була

Хәзер газета-журналларга язылу минутлык эшкә әверелде. Моның өчен каядыр барырга яки чиратта торырга кирәкми.

Бары тик интернетка кереп, «ТАТМЕДИА» (tatmedia.ru) сайтын ачу да җитә. Биредә җаның теләгән басманы сайлап, шунда ук аңа язылырга да мөмкин.

Барысы да бик гади: «ТАТМЕДИА» порталына керәсез һәм өстәге менюда «язылу» пунктын сайлыйсыз. Алдыгызда - басмаларның электрон каталогы. Уңайлы булсын өчен, темаларда «ТАТМЕДИА» ААҖ юлын табасыз һәм медиакомпаниянең барлык басмаларының (118 газета һәм журнал) исемлеге пәйда була.

Үзегезне кызыксындырган басманы табасыз һәм «сайларга» дигән төймәгә басасыз. Сервис сезгә нәрсә кирәк, барысын да «аңлатып» бирәчәк. Сәхифәдә кирәкле бөтен мәгълүмат урын алган. Газета күңелегезгә хуш килгән икән, тамгалар белән басманы кайсы айдан башлап алдырырга теләвегезне, китерү урынын һәм адресны (йорт, абонент тартмасы яки «сорап алганчыга кадәр») күрсәтегез, шуннан соң кәрзингә өстәгез.

Берничә газета-журналга да язылырга мөмкин. Кәрзиндә теге яки бу газета-журналның бәясе күрсәтелгән, биредә үк банк картасы ярдәмендә язылган басма өчен түләргә дә була. Электрон акчаларны санга сукмыйсыз икән, хат ташучы белән исәп-хисап ясый аласыз. Ул сезгә уңайлы вакытта өегезгә яки эшегезгә киләчәк. Сүз уңаеннан, очрашу урынын сайтта ук «билгели» аласыз.

Электрон каталогта бәяләр почтадагы кебек үк. Өстәп түләргә туры килмәячәк.

Исегезгә төшерәбез, хәзер "Әлмәт таңнары"ның үз хат ташучылары бар. Газетага язылу өчен сезгә бары тик 32-60-37 номерына шалтыратып, заявка кына калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, газета бәясе 280 сум гына тора. Почта аша язылганда - 420 сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса