Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газ, ут һәм су счетчикларын куйдыру бушлай булырга мөмкин

Торак кодексына тиешле төзәтмәләр кертүне инде ноябрьдә үк карарга мөмкиннәр.

Россиялеләр газ, ут һәм су счетчикларын үз хисабына куймаячак. РФ Дәүләт Думасының табигый ресурслар һәм икътисади сәясәт комитетлары әлеге вазифаны коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмага йөкләргә тәкъдим итте. Торак кодексына тиешле төзәтмәләрне инде ноябрьдә үк карарга мөмкиннәр, дип хәбәр итә «Известия».

Хәзерге вакытта исәпләү җиһазлары куелмаган фатир хуҗаларының 30 проценты арттырылган тариф буенча түләргә мәҗбүр. Төзәтмәләр кабул ителү белән алар фатирларын исәпләү приборлары белән җиһазландырганчыга кадәр әлеге чыгымнардан азат ителәчәк.

Бүген фатирларына җылылык, ут һәм газ счетчигы куелмаган гражданнар өстәмә акча түли. Узган елның 1 июленнән ул база тарифының 50 проценты күләмендә билгеләнгән.

«Әлеге закон проекты нигезендә исәпләү приборларын урнаштыру, контрольдә тоту һәм алыштыру вазифасы коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмага йөкләнә», - дип искәртелә депутатларның аңлатма язуында.

31 октябрьдә РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Ирина Яровая Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында шундый инициатива белән чыкты. Фикер алышу барышында Федераль монополиягә каршы хезмәт, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре аның тәкъдимен хуплады. 

фото: http://bashinform.ru/Ксения Калинина

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса