Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Светлана Гайдук: "Һәр пенсионер һәм инвалид өчен караучы табылсын иде"

Татарстан буенча Пенсия фондының республика халкын пенсионерларны карап тәрбияләү буенча пособиеләр артыннан активрак мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Бүгенге көндә (уллыкка алучы) ата-ана яки опекун (попечитель) өчен айлык түләү күләме - 1000 сум, ә башка затларга 1200 сум тәшкил итә.

 Бу турыда ТР буенча Пенсия фондының пенсияне билгеләү һәм яңадан и исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук сөйләгән.

 "Бездә сиксән яшьлек гражданнарга яки беренче төркем инвалидларына карата компенсация түләүләре билгеләүнең йөз проценты юк. Без аларның һәркайсына караучы табылун һәм безгә түләү өчен гариза тапшыруларын теләр идек», - дигән Светлана Гайдук.

Светлана Гайдук хәбәр иткәнчә, мондый түләүне рәсмиләштерү өчен опекун һәм опекага алучылар арасында туганлык элемтәләре мәҗбүри түгел. Моның өчен нибары ике яктан да гариза язу сорала.

Фото:Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса