Гарәп илләре Татарстан товарлары белән кызыксына
Персид култыгы дәүләтләре КАМАЗлар белән кызыксына. Атап әйткәндә, Бахрейн автогигант җитештергән йөк машиналарын сатып алырга җыена.
Бүгенге көндә шулай ук Персид култыгы илләре базарына чыгу турында да сүз бара. Россия сәнәгать һәм сәүдә министы Денис Мантуров сүзләренчә, ләкин әлеге базарны яулау өчен йөк машиналарына сертификация уздыру зарури. Бу гамәлне якын арада башкарырга ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа