Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда хезмәт хакын түләү өчен 0% лы кредитка 1282 эшмәкәр гариза биргән

Covid-19 белән бәйле кризис аркасында хезмәткәрләр алдындагы бурычларын каплау өчен Татарстан эшмәкәрләре 0% ка 2,8 млрд сум кредит алу өчен 1282 гариза биргән.

Бу турыда киңәшмәдә ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

Кредит оешмалары белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

"Программа буенча 2,8 млрд. сумлык 1282 гариза килгән. 1,5 млрд сумлык 684 гариза хупланды", - дип хәбәр иткән Мидхәт Шаһиәхмәтов.

ТР икътисад министры билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә пандемиядән зыян күргән предприятиеләргә процентсыз кредит бирү программасына 40 банк кушылган, аларның 16 сы республика территориясендә эшли.

Фото:архив/Владимир Васильев

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса