Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләләргә түләүләр алу өчен гариза бирү вакыты тәмамлана

Түләү бары тик РФдә яшәүче гражданнар өчен каралган.

5000 сум РФ гражданлыгын алган һәм 2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәм 2017 елның 1 апреленнән 2020 елның 1 гыйнварына кадәр беренче баласы туган (яки уллыкка алынган) гаиләләргә бирелә.
РФ гражданлыгы булган гаиләләр 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум акча алу өчен мөрәҗәгать итә ала.
Элегрәк түләү сорап мөрәҗәгать иткәннәргә яңадан гариза бирергә кирәкми, чөнки түләүләр автомат рәвештә исәпләнә. Түләү өчен гариза бирмәгәннәр өчен теркәлгән яшәү урынына карамастан, теләсә кайсы МФЦга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук әгәр балага быел июль яки август аенда 3 яшь тулса, 10 мең сум акча түләү өчен яңа гариза бирергә кирәк.

Үзе белән мөрәҗәгать итүчегә паспорт, бала туу турында таныклык; мөрәҗәгать итүче законлы тәрбиягә алган вәкиле булса, нотариуста расланган ышаныч кәгазе, шулай ук гариза бирүченең счет реквизитлары; әгәр ул рәсмиләштерелгән булса, хезмәт алучының һәм баланың (балаларның) СНИЛСы булырга тиеш.

Гаризаны 30 сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Аны шулай ук Пенсия фонды сайтында һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша да дистанцион рәвештә бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса