Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галим табигатькә якынрак булырга теләгән

Чаллыда яшәүче психолог диссертация язу өчен табигатькә якынрак яшәргә карар иткән һәм яңача яшәү рәвеше аңа ошап киткән.

Владимир Сухов быел җәй Тукай районының Сосновый бор урманында яши башлаган. Башта ул бирегә сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар слетында катнашырга килгән булган һәм табигатьтә яшәүне үз иткән. Сухов яшелчә-җиләк-җимеш, боткалар белән туклана. Итне рационына кертми. Салкыннар җитү душ проблемасын китереп чыгарган. Шешәләрдә су кату сәбәпле, Владимир кар белән ышкына башлаган. Якташыбыз кул кушырып утырмый икән - хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, диссертация яза. Белеме буенча ул психолог.

«Табигатькә якынаюны тою бик рәхәт», ди Владимир үзе. Галим шәһәргә кире кайтырга җыенмый. Шулай да атна саен бирегә килеп азык-төлек ала, мунчада юына.

.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса