Реклама
Киләсе елдан башлап юлларда гади киемдәге полицейскийлар патрульлек итәчәк.
Киенүләре шундый булу өстенә алар гадәти автомобильләрдә дә йөриячәкләр әле. Ә машиналарына видеотеркәү җайланмалары куелачак.
«Мондый зарурлык туды, аны бездә дә куллануга вакыт җитте дип уйлыйм», - ди РФ Эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары.
Аның фикеренчә, патруль машиналары үз функцияләрен үтәп җиткерми һәм юллардагы тәртипсезлекләргә һаман да юл куела. Мондый практиканы Көнбатышта күптән кулланалар инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа