Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләбез – җылы оябыз

Кеше җиһанга бәхет өчен туа. Минемчә, бәхет бары тик гаилә аша гына килә.

Әтием ягыннан бабам Галимҗан төп Чукмарлыныкы. Әти-әниләре бер-бер артлы үлеп, 6 бала бик яшьли ятим кала. Илексаз авылының нык уңган, тырыш гаиләсыннән чыккан Шәмсенисаны бабайга димләп кияүгә бирәләр. Фәхрисламовлар гаиләсендә бер-бер артлы 4 бала туа, тик шатлыкка куанып озак яшәргә туры килми, 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башланып, бабамны сентябрь башында армиягә озаталар. Әтием Гыйффәт әле бер айлык сабый гына, олылары Гөлсинә апага 8 яшь була. Галимҗан бабай юлда салкын тидереп, үпкәсе ялкынсына, Куйбышев госпиталендә авырып ятып, вафат була.

«Ирегез сугышта үлмәгән бит дип, берсеннән-берсе вак 4 балага пенсия дә түләмәделәр, җаным-тәнем белән тырыштым, балаларыма хәер сораштырмадым. Сугыш башланган елны ураза сентябрь аена туры килде, сәхәргә кадәр йоклап тормыйча, ай яктысында бәрәңге алдым, сентябрьдә кар явып, бөтен кешенең уңышы кар астында калды, мине Аллаһы Тәгалә коткарды», - дип искә ала иде әбиебез. Аны язмыш төрлечә сыный, әтиебезне - күкрәк баласын бала караучы әбигә калдырып, ул уракка чыгып китә. Көнозын ачлы-туклы эшләп, арып-талчыгып кайтуына бишектә йоклап яткан бала өстенә сиртмәсе төшеп, әтиебез үлем хәлендә була. Аны арбага салып, әби елый-елый җәяү 15 чакрым ераклыктагы Сарман хастаханәсенә китә, табиб: «Балагыз яшәмәячәк, умырткасы, эчке әгъзалары зыян күргән», - дип кире бора. Юлда кайтканда бераз хәл алыйм дип Тарлаудагы туганнарына кагыла. Шунда чарасызлыктан күз яшьләренә буылып елаган әбигә: «Яңа туган эт баласын урталай ярып, Гыйффәтнең күкрәге белән аркасына ябып, бер ай тотып кара әле», - дип киңәш бирәләр. Нарасые өчен утка-суга да керергә, гомерен дә бирергә әзер ана шулай эшләп карый. Әбиемнең: «Бала елый, мин елыйм, үзем догаларымны укыйм, Аллаһы Тәгаләдән әтиегезнең сәламәтләнүен сорыйм, өстәвенә басуга да бармыйча ярамый, фронтка җибәрергә дип йомырка, ак май җыялар, оекбаш та бәйләп җибәрергә кушалар, чыра яктысында йон эрләп, киндер сугып, кич утыра идек, әле бит берсеннән-берсе вак 4 баланы да ашатырга, киендерергә кирәк», - дип хатирәләре белән уртаклашканы исемдә. Тырышлыгы, ялварулары, йокысыз төннәре бушка китми, бала савыга, гарип булып калмый, мәктәптә дә яхшы укый, әле армия сафларында да хезмәт итеп кайта.

Әбием Шәмсенисаның хатирәләре күңелдә яңарганнан-яңара бара, сугыш елларында сынаулар моның белән генә бетми, кыш уртасында кич белән яктылык өчен телеп куйган чырадан янгын чыгып, йортсыз калалар. Әби үзе ул көнне Илексазга туганнарына, бабайның пенсиясен юллап киткән була. Кайтуына ишегалды уртасында кап-кара морҗа гына утыра һәм аның өстендә торган изге Коръән китабы гына янмый калган була. Бәхеткә, балаларны күрше-тирә тәрәзәдән чыгарырга өлгерә. Ул кышны гаилә күрше Гайсина Нурҗиһан апада чыга. Җәйгә инде Илексаздагы туганнары ярдәме белән өй өлгертеп керәләр. Элек бит күршеләр дә туганнар кебек үзара дус-тату яши, берничә ел Нурҗиһан апалар үзләре дә кышны әбиемнәрдә чыга, чөнки ягарга утыны да чамалы, йорт нигезләре дә яхшылап ныгытылмаган була. Авыл Советында сәркатип булып эшләүче Нурҗиһан апаның күп вакыты эштә уза, балалары Әхмәдулла абый белән Тәбрия апа безнең әби карамагында булалар, хәтта кечкенә вакытында Әхмәдулла абый әбиемне «әнкәй» дип йөри. Гомумән, без үскәндә дә Нурҗиһан апа якын туганыбыз кебек булды, әти-әни бер дә яккан мунчадан, пешкән ризыгыннан калдырмады, утын, печән әзерләгәндә дә, бәрәңге алганда, утыртканда да ярдәмләшеп яшәделәр. Шулай ук 10 баласы да үлгән, ялгыз Зәйтүнә әбине, күршедәге Нурдидә, Мәүлидә әбиләрне дә мунчадан калдырмадылар, әбиебез Шәмсенисаның: «Бүген Кадер кичәсе, догалар укырга кирәк», - дип, дини китапларын күтәреп, аларга кич утырырга чыгып киткәне дә бүгенгедәй күз алдында. Ул еш кына безгә үзенең Теләнче Тамак авылындагы мәдрәсәдә укыган вакытларын, әтисе Шиһабетдиннең берничә ипи белән чанага утын салып, аны укырга илтеп куйганнарын сөйли торган иде. Шәмсениса әби без - оныкларына да кечкенәдән иман орлыклары салып үстерде, догалар өйрәтте, пәйгамбәрләрнең тарихларын гарәпчәдән тәрҗемә белән укый иде, шулай ук ашарга пешерү, тегү-бәйләүгә, тормыш итү серләренә дә без аннан өйрәндек.

Шундый бер вакыйга гел исемдә. 5 нче сыйныфта укыган чагым, яз башында болыннар кардан ачылуга, без, түбән оч кызлары, шунда туплы уйнарга җыела идек. Тик минем уенга чыгарга вакыт бик аз калганда, әбием токмач басарга кушты. Мин тиз генә камырны җәйдем дә, ашыга-ашыга калын итеп токмач кистем. Шулвакыт Шәмсениса әби токмачларымны күрде дә, яңадан камырны җыйдырып, җылы шулпа салып, кабат җәяргә кушты. Бу юлы инде токмачны нечкә итеп кисәргә туры килде. «Кызым, эшләгәнең безнең өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен», дигәне гомерлек тормыш дәресе булып калды. Ул һәрвакыт безне үсендереп: «Беркайчан да мин белмим дип, куркып тормагыз, бисмиллагызны әйтегез дә тотыныгыз, эшләгәнегезне кеше күрмәсен», - ди торган иде. Шәмсениса әбинең авылыбыздагы остабикә булуы турында шулай ук әйтмичә булмый, күпме Коръән мәҗлесләре аның катнашында узган да, күпме мәетне ул тиешенчә җиренә җиткереп, юып-башкарып соңгы юлга озаткан, моның санына чыгу мөмкин түгел. Мактанып әйтүем түгел, хәтта туган авылы Илексазда да әбиебез кунакка килсә, аннан Коръән укытып, аш уздырырга алдан ук чират алып куя торган булганнар. Әбиебез оныкларны үстерешеп, тәмле ризыклар пешереп, кош-кортларны карашып, 5 вакыт намазын калдырмыйча, 79 яшенә кадәр безнең белән яшәде. 1988 елда бакый дөньяга күчте.

Нәсел-тамырларын барлый башлагач, әнием Лира ягыннан булган әбием белән бабамны да искә алмый булмый. Чөнки алар да гаиләбезнең горурлыгы. Алар Күктау авылында яшәгән. Әбием Сәйдә үзе Сарман районы Әлмәт авылыннан, ул бай тормышлы гаиләдән чыккан. Бабам Мөхәммәт Галиев исә Юлтимер авылыннан. Ул бик белемле, тырыш, итагатьле, зыялы булган. Аның хезмәт кенәгәсендә беренче белгечлеге «педагог» дип язылган. Бабай 1938-1941 елларда Чукмарлы авыл Советы рәисе булып эшли. Сугыш башланган елны август аенда фронтка җибәрелә. Воронеж фронтындагы 237 нче укчы дивизиянең 691 нче артиллерия полкында орудие командиры була. 1945 елның 15 мартында Берлинга 70 км кала каты яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, II-III дәрәҗә Дан орденнары, «Хәрби казанышлары өчен» һәм «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә. Мөхәммәт бабабыз – безнең горурлыгыбыз. Язучы Мөхәммәт Садри үзенең «Солдат һаман юлда» дигән китабында бабайга багышлап, «Тупчы Мөхәммәт» дигән әсәрен яза. Шулай ук Риза Ишморатның «Җиңү юлы буйлап» дигән китабында да бабабыз турында язма бар. Алар фронтовик дуслар булалар. Әниебез Лира Риза Ишморатның Күктауга килеп, бабай белән очрашуын әле дә хәтерли. Кызганычка каршы, Мөхәммәт бабабыз 1978 елда йөрәге авыртып, кинәт кенә үлеп китә. Әбиебез Сәйдә ялгызы 92 яшенә кадәр яшәде, гомеренең соңгы елларын кадер-хөрмәттә, балаларында уздырды.

Үзебезнең гаилә турында сүз чыккач, минем өчен иң кадерле булган газиз кешеләрем әтием Гыйффәт, әнием Лира турында язмамны дәвам итәм. Аллага шокер, алар бүгенге көндә дә парлап гомер итәләр, туган нигезебезнең җылы учагын сүндермичә яшиләр.

Әтиебез армия сафларында Свердловск өлкәсендә, ракета гаскәрләрендә сержант булып хезмәт итә. Кечкенәдән үк укуга хирыс егетнең югары белем алу теләге бик көчле була, ул 3 ел хезмәт срогын тутырып кайтышлый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтына имтиханнар тапшырып, укырга керә. Ул елларда авылда югары белем алучылар бармак белән генә санарлык була. Төнлә тимер юл станциясендә күмер бушатып, акча эшләп, көндез укый студент. 1969 елда укуын тәмамлаган яшь белгеч Петровка совхозына агроном итеп билгеләнә, шунда эшли башлый. Ә шул ук елны әниебез Лира Чукмарлы урта мәктәбенә тәрбияче булып урнаша, ялгыз яшәүче Зәйтүнә әбидә фатирда тора һәм яшьләр танышып озак вакыт үтми, 1969 елның 5 ноябрендә никахларын терки. Әлбәттә, бик таләпчән, «усал» дигән аты чыккан әбиебез янында 19 яшьлек яшь киленгә башта бик җиңел булмый. Тик алар уртак телне тиз табалар. Фәхрисламовлар гаиләсендә бер-бер артлы 3 кыз туа. Әтиебез Гыйффәт Чукмарлыда агроном, бригадир, авыл Советы рәисе вазифаларын да башкара, һәр елны Сабантуй бәйрәмен оештыруда актив катнаша, профком җитәкчесе эшен башкарганда үзе Кыш бабай булып киенеп, балаларга Яңа ел бүләкләре өләшә, авылыбызда бик күп туйлар, юбилейлар алып бара. «Иртәгә көтү чираты диясе көннәрдә дә таңга кадәр туй алып барып, шуннан көтү алып чыгып киткән чаклар булды», - дип искә ала әниебез. Үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша әти, көчле, моңлы, үзенчәлекле тавышлы була. Әле безне, кызларын да, үзе белән ияртә, сәхнәләрдә смотр концертларында гаилә белән чыгыш ясый идек. Әниебез Лира бик матур җырласа да, оялчан булды.

«Авылда Гыйффәт абый кебек кызларын яраткан, алар өчен үлеп торган кеше юк», - диләр әтиебез турында. Без үскәндә капка төбендә һәрвакыт ком өелеп торды, анда бала-чагалар өйле уйный идек, ә күрше-тирәдә яшәүче әбиләр чәйнек-кәстрүл чистартырга килер иде. Әти Түбән оч балаларын мотоциклына төяп урманга алып бара, басулар буйлап йөртеп, иген культуралары белән дә таныштыра, табигатьне яратырга, аны сакларга өйрәтә, бик күп үсемлекләрнең исемнәрен русча да, латинча да хәтерли иде. Кайда җиләк күп үскәнен, чикләвек барын да ул яхшы белә. Мотоцикл арбасына борчак салып алып кайтып, күрше-тирә әбиләрне дә сыйлый иде.

Һәр елны иртәгә Сабантуй дигән көнне бездә сарык суялар, мунча ягалар, кичкә Әлмәттән әтинең абыйсы гаиләсе белән кайта, кичен капка төбендә гармун уйный, әти җырлый, күрше-тирә, аларга кайткан кунаклар да җыелыша, авылга бәйрәм яме өстәлә иде. Икенче көнне әнинең Сарманда яшәүче Фирдан абыйсы, Зәйдәге Фаяз абыйсы, Петровкадагы Земфира сеңлесе гаиләләре белән килә, барыбыз да җыенып, Түбән очка Сабантуй мәйданына төшәбез. Ә якшәмбе көнне урманга барып, учакта аш, шашлык пешә, олыларга, балаларга төрле уеннар оештырыла, җыр-биюләр белән кече Сабантуй дәвам итә иде.

Лаеклы ялга чыккач, әти авылыбызда имам-хатыйб вазифасын башкарды. 2005 елда изге Мәккәгә барып, хаҗ сәфәрен кылды, авылда бердәнбер хаҗи булды. Кызганычка каршы, 2016 елда инсульт булып, сәламәтлеге какшады, хәзер өй арасында гына йөри.

Әниебез Лира турында, аның сабырлыгы, кешелекле, игелекле, изге җанлы кеше булуы хакында бер китап язарлык. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны – Чукмарлы урта мәктәбе язылган. 37 ел буена хуҗалык эшләре мөдире вазифасын башкара ул. Бик чиста, пөхтә, төгәл, барлык эшләрне җиренә җиткереп башкарганы өчен лаеклы ялга чыккач та җибәрмәделәр үзен, әле 2 ел эшләде. Бүгенге көндә әниебез авыру әтине карый, өй эшләре дә аның өстендә. Шуңа да карамастан, бик матур итеп гөлләр-чәчәкләр үстерергә, без кайтуга берсеннән-берсе тәмле ризыклар пешерергә, күрше-тирәдәге ялгыз әбиләрнең хәлләрен белергә дә өлгерә ул. Бик күпләрнең киңәшчесе, сер сандыгы... 2019 елда аларның өйләнешүенә 50 ел булды.

Без, Фәхрисламовларның 3 кызы да, бүгенге көндә тормышта үз юлыбызны таптык. Олысы, мин – Гөлнара хезмәт юлымны Сарман районы Нарат Асты авылында башлангыч мәктәп директоры һәм укытучысы булып башлап җибәрдем. Аннары Петровка урта мәктәбендә башлангыч сыйныфта укыттым, Чаллыда Балалар һәм яшьләр иҗат сараенда методист, аннары Чаллы телерадиокомпаниясендә, «Шәһри Чаллы» газетасында журналист булып эшләдем. Бүгенге көндә Кичүчат авылында тормыш иптәшем Тавис белән яшибез. Кичүчат авыл башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшлим.

Уртанчыбыз Гөлназ эшмәкәрлек юлын сайлады. Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлагач, Петровка авылында эшли башлады. Башта сәүдә үзәгендә склад мөдире, аннары хисапчы, спирт заводында ашханә мөдире вазифаларын башкарды. Бүгенге көндә 2 кибет ачып, Петровка һәм Чыршылы халкын азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин итәләр. Тормыш иптәше Илдар белән Петровкада яшиләр, 2 кыз үстерделәр.

Төпчегебез Айгөл Чукмарлы урта мәктәбен тәмамлап, Әлмәт медицина училищесында укыды. Аннары Сарман районы Мостафин авылында фельдшер булып эшләде. Бер елдан соң аны Сарманда ачылган шәхси даруханәгә эшкә чакырдылар. Алга таба шушы юнәлештә укуын дәвам итеп, ул бүгенге көндә даруханә мөдире вазифасын башкара.

Бәйрәм, ял көннәрендә бергәләшеп туган нигезебезгә җыелышабыз. Эш эшләгәндә дә, киңәш-табыш иткәндә дә без бергә. Әти-әни янында яшәү көче, энергия алабыз. Гаиләбез – җылы оябыз, байлыгыбыз, горурлыгыбыз.

Гөлнара Фәхрисламова-Гудаерова,

ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса